

18 майда республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы, мотоукчылар взводы командиры Фәрит Ганиевка генерал Шайморатов медален тапшырды. Ул хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булды.
Илеш районының Югары Яркәй авылында туып үскән Фәрит Ганиев озак еллар хокук органнарында хезмәт куйган. 2015-2016 елларда Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе була. 2016 елдан 2021 елга кадәр VII чакырылыш Русия Дәүләт Думасы депутаты булган.
- Фәрит Глюсовичның язмышы кызыклы. Хезмәт юлының күп өлешен ул Прокуратурада һәм Тикшерү комитетында эшләгән, бик җитди эшләрне тикшергән. Аннары Дәүләт Думасы депутаты була. Һәм менә СВО катнашучысы булырга карар кабул иткән, бу һичшиксез хөрмәт уята, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фәрит Ганиев үз чиратында Башкортстанның идарә итү командасына һәм халкына хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- «Башкортостан»полкында хезмәт итүемә мин бик шат. Республика безгә бик нык ярдәм итә. Моның өчен зур рәхмәт, – диде хәрби хезмәткәр. - Без куелган бурычларны үтибез һәм туганнарыбызның безне көткәнен беләбез.
Фото: algaburaevo.ru