

Батыр егетебезне Русия телеканалында күрсәткәннәр.
Бүген Башкортстан егетләре махсус хәрби оперециянең алгы сызыгында илебез тынычлыгын уяу саклый. Шулар арасында Дәүләкәннән “Резо” кушаматлы сугышчы да бар. «Резо "үзенең робототехник комплексының көче һәм маневрлылыгы турында сөйләде.
«Резо» кушаматлы егет контрактны моннан нибары дүрт ай ярым элек кенә төзегән әле, шулай да бу вакыт эчендә ул пилотсыз очкыч белән оста итеп идарә итәргә өйрәнгән. Алай гына да түгел, инде бүген үзе үк иптәшләрен бу заманча техника белән эш итү нечкәлекләренә һәм аны ремонтлау күнекмәләренә өйрәткән.
-“Резо”, махсус операциягә юлланырга сезгә нәрсә этәргеч бирде?
- Мин балачактан ук төрле электр приборларын җыярга һәм ремонтларга яраттым.Дәүләкәндә, Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштырукөллиятенең җирле филиалында укыганда, эретеп ябыштыручы белгечлеге алганнан соң, Казандагы заводта авиация продукциясе җитештерүче токарь булып эшләдем. Һәм... шәһәрнең торак кварталларының берсенә пилотсыз очкыч очып килүен күргәч, эштән киттем. Туган якка кайтып, контракт төзедем һәм СВОГА илемне һәм халкымнысакларга һәм якларга барырга карар иттем.
-БПЛА белән эшләү өчен нинди белем булу мөһим?
-Сугышчан машина белән эшләүдә, әлбәттә, электроника өлкәсендә алган белемнәрем ярдәм итә, аларны мин практикада алган булуым белән горурланам. Шуңа күрәдер, үземнең хәрби коралымны тиз үзләштердем һәм аны сыйфатлы итеп хезмәтләндерергә дә өйрәндем. Кирәк булганда, әлбәттә, бергә хезмәт иткән иптәшләремә дә теләп ярдәм итәм, чөнки бередә без барыбыз да бер гаилә кебек.
-Бүгенге пилотсыз очкычлар белән идарә итү бик катлаулыдыр?
-Бер дә авыр түгел.Мәсәлән, мин үземнең “Депеша " дип аталган җир өсте робототехник комплексыннан бер чакрым ераклыкта булып та, аның белән уңышлы идарә итә алам. Әлеге сугышчан корал тышкы яктан гусеницалы мини-платформага охшаган. Ул машина бик тиз хәрәкәт итә, кискен борыла һәм киртәләрне җиңел уза ала. Үзеүк разведка алып бара, үзе кешеләр өчен маршрут төзи, азык-төлек, ягулык, сугыш кирәк-яраклары ташый, хәтта яралыларны да эвакуацияли. Шунысы шатлыклы, мондый корылмалар ярдәмендә бик күп гомерләр коткарыла.
“Депеша” белән идарә итү дә, аны хезмәтләндерү дә бик җиңел. Әйткәндәй, пилотсыз очкыч яуда транспорт буларак кына кулланылмый, улминер булып та эшли ала һәм шартлаткычлар төяп, кирәкле вакытта камикадзе булырга да сәләтле.
-Бүген пилотсыз очу аппаратлары-роботларсыз яу кырын күз алдына китерү мөмкинме?
-Әлбәттә, мөмкин түгел. Чөнки алар үзләренсугышчыларга бик яхшы ярдәмче, тиз һәм маневрлы, күп функцияле, хезмәтләндерүдә аңлаешлы яудашбуларак танытты. Хәзерге вакытта мондый техника, тулаем алганда, сугыш кырларында өстенлек итә дип ышанычлы әйтергә мөмкин.
-Пилотсыз очу аппараты операторы булып китүеңне әти-әниең ничек кабул итте?
-Әти-әниемминем белән горурлана һәм, әлбәттә, җиңү белән кайтуымны көтә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда БПЛА операторларын җыю дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә керү турында тулырак мәгълүматныбелешергә мөмкин:
сайтта: башбат.рф
Чат-ботта: ru/vbsbashkor
- 122 нче номер буенча
Фото: asilikul.ru