Путин: Эшләр тәмамлануга таба бара

Ил җитәкчесе СВОга карата үз фикерен белдерде.

http://www.kremlin.ruhttp://www.kremlin.ru
Фото:http://www.kremlin.ru

Русия Президенты Владимир Путин 9 май кичендә матбугат конференциясе үткәрде. Анда ул тышкы сәясәт турындагы күп кенә сорауларга җавап бирде. СВО барышы һәм конфликтны җайга салу буенча сөйләшүләр турында бәян итте.

“Украина конфликтында эш ахырына таба бара дип уйлыйм”, – дип белдерде ил җитәкчесе.

Путин чираттагы тапкыр Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашудан баш тартмавын раслады:

“Мин очрашулар тәкъдим итмим, ләкин берәрсе тәкъдим итсә – рәхим итегез. Очрашырга теләүче Мәскәүгә килсен һәм без очрашырбыз”.

Президент сөйләшүләрне өченче илдә уздырсалар да каршы түгелмен дип әйтте, әмма бу очрашуда тынычлык килешүе имзаланырга тиеш.

Ил чиге буенда хәвефсезлек зонасы никадәр тирән булырга тиеш дигән сорауга ул “Русиягә беркем дә янамаслык булырга тиеш” дип җавап бирде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас