Беренче медальләр тапшырылды

   Башкортстанның яңа медаленең беренче кавалерлары кемнәр булды?

Беренче медальләр тапшырылдыБеренче медальләр тапшырылды
Беренче медальләр тапшырылды

Бүген, 7 майда, Уфаның Совет мәйданында республика башлыгы Радий Хәбиров яңа дәүләт бүләгенең беренче кавалерларына «Башкортстанның рәхмәтле халкыннан» медальләрен тапшырды. Аны гамәлгә кую турындагы указга төбәк җитәкчесе 6 апрельдә кул куйды.

"Медаль махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә безнең уртак ихлас рәхмәтебезне белдерә. Машина йөртүчеләр, табиблар, төзүчеләр, волонтерлар, руханилар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары — СВО катнашучыларының иң ышанычлы иңбашы. Без үзебезнең сугышчыларыбыз белән горурланабыз. Алар сугышчан бурычларны намус белән үтиләр, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Без балаларыбыз һәм аларның гаиләләре өчен һәрвакыт ышанычлы терәк булачакбыз. Дәүләт җыелышына Юлламамда мин уртак эшебезнең төп ориентирын бирдем – Җиңү өчен барысын да эшләргә!

   Бөтен республика — предприятиеләр, җәмәгатьчеләр, төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләре фронтка ярдәм итүгә, азат ителгән территорияләрдә тыныч тормышны торгызуга үз өлешләрен кертәләр. Меңләгән безнең халык – мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр посылкалар җыя, маскировка челтәрләре үрә, блиндаж шәмнәре ясый һәм башка бик күп нәрсәләр.

   Алгы сызыкта, фронт яны госпитальләрендә сугышчыларыбызны коткаручы врачлар һәм фельдшерлар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Көчләрен кызганмыйча яралыларны тәрбияләүче шәфкать туташларына һәм волонтерларга аерым рәхмәт.

   Бөтен республика белән без сугышчыларыбызга гомуми авырлыгы 21 мең тоннадан артык булган 177 конвой җыйдык, 2 мең автомобиль, 12 меңнән артык пилотсыз очу аппаратлары тапшырдык. Һәм һичшиксез бу эшне дәвам итәчәкбез!

   Көннән-көн җиңүебезне якынайткан һәркемгә рәхмәт "» - дип билгеләде Радий Хәбиров.

   1 нче номерлы «Башкортстанның рәхмәтле халкыннан» медале БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаровка тапшырылды.

   Яңа дәүләт бүләкләренең беренче кавалерлары бүген шулай ук СВОда катнашучылар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, коткаручылар, медиклар, социаль хезмәткәрләр, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре, меценатлар булды.

Белешмә

«От благодарного народа Башкортостана» медале ирекмәнлек (волонтерлык), хәйрия эшчәнлеге, махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле гуманитар һәм башка ярдәм, гуманитар йөкләрне җыюга һәм илтеп җиткерүгә булышлык күрсәтү, СВО максатларына ирешүгә ярдәм итүче бурычларны уңышлы үтәү, СВО уздыру зонасында бурычларны турыдан-туры үтәү өчен бирелә.

   Медаль нейзильбердан эшләнгән, диаметры 32 миллиметрлы түгәрәк формасында. Уң ягында биш юллы рельефлы язу: «От благодарного народа Башкортостана — СВО», Георгий тасмасы белән үрелгән имән һәм лавр ботаклары сурәте белән рамкаланган. Арткы ягында –кылыч сурәте һәм медальнең номеры.

   Республика бүләкләре иерархиясендә «Башкортстанның рәхмәтле халкыннан» медале урта урынны алып тора: югарырак бүләк — генерал Шәйморатов медале, түбәндәгесе - «Хезмәт батырлыгы өчен»медале.

Фото: Башинформ.

                                

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас