FPV-дронны алдаган!

Якташыбыз батырлыгы турында.

FPV-дронны алдаган!FPV-дронны алдаган!
FPV-дронны алдаган!

Якташыбыз батырлыгы турында.

А. Ибраһимов ул көнне азык-төлек һәм техника төяп сугышчан рейска чыга. Әмма гадәти тоелган рейс үлем белән якалашуга әверелә - дошманның FPV-дроны “койрыкка утыра”... Ләкин безнең яугирләрне алай җиңел генә ала алмассың, дошман!

Апрель аенда Днепропетровск юнәлешендә була бу вакыйга. Күз алдыгызга китерегез: йөк төялгән машина, артта – шартлаткычлы «кошчык». Паникамы? Юк. Безнең водитель егет сабырлыгын бер йодрыкка туплый һәм хәрәкәт итүен дәвам итә. “Дронның максат иткән ноктага килеп җиткән мәлдә генә кискен маневр ясадым! Рельефны, юлны – кул астындагы бөтен нәрсәне файдаландым. Дрон шартлады, аның көчебушлыкка туры килде. Автомобиль – исән.Бурыч үтәлде: йөкне дә китердем, сугышчыларның гомерләрен дә саклап калдым”

Альберт СВОга үз теләге белән 2023 елның ноябрендә киткән. Хәзер-гвардия ефрейторы. Тапкыр якташыбыз FPV-дроннан читкә тайпылып, сугышчан йөкне коткарган, үзе дә исән! Мондый мизгелләр дә безнең көрәшчеләрнең осталыгы, тапкырлыгы югары дәрәҗәдә булуын исбатлый. «Благоварлылар кайда-анда батырлык!» - ди якташлары. Без дә бу горурлыкны аңлыйбыз, яугирләребез белән горурланабыз, исән-имин кайтуларын телибез.

Фото: Благовар хәбәрләре.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас