

СВОда һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары хәзер югары уку йортларына бушлай керә алачак. Шул хактагы канунга 25 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Мәгариф турындагы федераль закондагы үзгәрешләр СВОда һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына (тол ирләренә) кагыла – алар аерым квота буенча укырга керү сынаулары тапшырмыйча бушлай югары яки урта махсус белем алырга хокуклы.
Әйткәндәй, бу мөмкинлек белән кабат никахка кермәгән тол хатыннар гына файдалана алачак.
Законны махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча төркем эшләгән.
Инициатива авторлары аңлатуынча, һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары күп очракта социаль яктан авыр хәлдә кала: туендыручысын югалту сәбәпле, аларга эшкә урнашырга туры килә, ә моның өчен тиешле белем һәм әзерлек таләп ителә.