

Бүген пилотсыз очу аппаратлары операторлары махсус хәрби операция зонасында һөҗүм бүлекчәләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Бу системаларны хәрбиләр үзләре “безнең күзләр” һәм югары төгәллектәге корал, ди. “Черный” позывнойлы БПЛА операторы белән әңгәмәбез шулар хакында.
– Үзең белән таныштырып үтсәң иде.
– Мин Югары Яркәй авылында туып-үстем. Гаиләдә беренче бала булганлыктан, әти-әнигә булышу, апайларны карашу минем өстә иде. Яшьтәшләрем кебек компьютер уеннары белән мавыктым, бигрәк тә төгәллек, тизлек һәм фикерләү таләп ителгәннәр ошый иде. Әмма буш вакытларымны клавиатура артында гына үткәрмәдем, спорт белән дә шөгыльләндем.
Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжында укуны дәвам иттем. Биредә гомум төзелеш эшләренең остасы белгечлеге буенча һөнәр алдым.
– Хәрби юлың ничек башланды?
– 2025 елны армия сафларына юлландым. Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьта зенит ракета гаскәрләрендә водитель булып хезмәт иттем. Бераздан үз теләгем белән Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзедем. Ни өчен мондый карарга килдегез дигән сорауга: беренчедән, Ватаныма хәвеф янаганда мин үземнең читтә кала алмавымны, анда булырга һәм туган илгә файда китерергә тиешлегемне аңладым. Башта бераз курку бар иде, ләкин бу – намус эше. Әниемә бераз вакыттан соң гына әйттем.
– БПЛА операторы булырга нәрсә этәрде?
– Пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү нечкәлекләренә өч ай дәвамында Ростовта укыдым. Укыту теорияне дә, полигоннарда практик дәресләрне дә үз эченә алды. Арытаба ике ай үз частемдагы солдатларны БПЛА белән эш итәргә өйрәттем – инструктор булдым.
БПЛА – заманча сугышның киләчәге. Оператор техниканы белергә, урында ориентлашырга һәм теләсә нинди шартларда эшли белергә тиеш дип саныйм, чөнки иптәшләремең хәвефсезлеге оператор гамәлләренә бәйле.
“Черный” Запорожский юнәлешендә зенит-ракета полкында бүлекчә командиры, БПЛА операторы булып хезмәт итә.
– Без һавада даими күзәтү алып барабыз, сменалап эшлибез. Һәрвакыт эзләнүдәбез. Һәр очыш – зур җаваплылык. Безнең бурыч – хәрби, аны төгәл үтәргә кирәк. Һөҗүм итүче FPV дроннарны юк итәргә кирәк безгә.
– Синең исәптә дошманның юк ителгән дроннары шактыймы?
–Шактый. Кече дроннарны санап та тормыйм. Ә менә “Баба-Яга” гексакоптерларны юк итүемне горурланып әйтәм.
Минем өчен БПЛА белән идарә итү – ул хезмәт кенә түгел, ә штурм төркемнәрен алга җибәрүдә ярдәм. БПЛА армиянең “күзләре һәм колаклары” кебек. Аның ярдәмендә дошман позицияләре турында мәгълүматны табып тапшырабыз. Безнең штурмовиклар бу участокка кергәнче аларны юк итәргә мөмкинлек бирә бу хәбәр.
Әйе, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү зур җаваплылык, мораль һәм физик яктан чыдам булуны таләп итә. Ватанга мәхәббәт – ул матур сүзләр генә түгел, бу әле гамәлләр дә. Хәрбине өендә газиз кешеләре, туганнары, дуслары сагынып көтә. Якташыбызга тизрәк Җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
Автор: Лира Гәрәева.