Яугирләр дә вакытлы матбугат укый

«Башкортостан» полкы замполиты Александр Мельченко инициативасы һәм Росгвардия төбәк идарәсе ярдәмендә Башкортстанның матбугат басмалары хәзер системалы рәвештә хәрби хәрәкәтләр уздыру зонасына җибәрелә.

Яугирләр дә вакытлы матбугат укыйЯугирләр дә вакытлы матбугат укый
Яугирләр дә вакытлы матбугат укый

«Башкортостан» полкы замполиты Александр Мельченко инициативасы һәм Росгвардия төбәк идарәсе ярдәмендә Башкортстанның матбугат басмалары хәзер системалы рәвештә хәрби хәрәкәтләр уздыру зонасына җибәрелә. Бу хәрбиләргә булган хәлләрдән хәбәрдар булырга һәм Кече ватан белән рухи элемтәне югалтмаска ярдәм итә.

Полк сугышчылары «Республика Башкортостан»нәшрият йортыннан беренче партия газета-журналлар алганнар да инде. Тиражның бер өлешен бүлекчәнең хәрби-сәяси үзәгендә калдырганнар, калганын замполитлар аша алдынгы позицияләргә тапшырганнар.

Хәрбиләр үзләре билгеләп үткәнчә, басма продукциягә элемтә һәм интернет булмаган хәрби бәрелеш линиясендә аеруча ихтыяҗ зур. Полк оперативлык өчен рәхмәт белдерде.

Ведомствоның хәрби-сәяси эш башлыгы полковник Евгений Лисица шулай ук идарә һәм барлык сугышчылар исеменнән нәшрият йортына рәхмәт белдерде. Алынган газета-журналлар «Урал» ОМОН, «Толпар» СОБР, «Гроза» һәм М. Шәйморатов исемендәге полк отрядларына җибәрелде.

«Безнең егетләр өчен матбугат - туган республикабыз һәм йортыбыз белән тоташтыручы җеп", - дип ассызыклады полковник Лисица.

чыганак: МГ 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас