

Пилотсыз аппаратлар хәвефе безнең төбәктә дә чынбарлыкка әверелде. Еш кына дошман БПЛА-ларының максаты булып сәнәгать калаларында урнашкан эре заводлар тора. Предприятиеләрне һөҗүмнәрдән саклау өчен республикада мобилизация резервы (МЛР) булдырыла.
Нәрсә ул һәм анда ничек эләгергә?
- Мобилизация резервы — Оборона министрлыгының подразделениесе, үзенең хәрби уставы белән төбәк көчләре. Бу подразделениенең төп бурычы — тылда стратегик мөһим объектларны саклау. Башкортстанда, башка күп кенә төбәкләрдәге беррәттән, шушындый полк булдырылган, аның бурычы-энергетика объектларын пилотсыз очу аппаратларына саклау, — дип аңлата мобилизация резервы полкы штабы начальнигы Самат Минисламов