Имам - лауреат!

“Халык фронты” Президент хәрәкәтеннән «Служение» бөтенрусия муниципаль премиясе кысаларында «С передовой СВО – в муниципалитет» номинациясендә махсус приз булдырды.

Имам - лауреат!Имам - лауреат!
Имам - лауреат!

“Халык фронты” Президент хәрәкәтеннән «Служение» бөтенрусия муниципаль премиясе кысаларында «С передовой СВО – в муниципалитет» номинациясендә махсус приз булдырды. Премия лауреаты, Туймазы районыннан имам Ренат Гарифуллинга «Халык фронты» башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.

Алынган акчаларны Ренат Шакирович алгы сызыктагы сугышчылар өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга тотачак. Аның сүзләренчә, призның нәкъ менә нәрсәгә барачагы турында карар кабул ителгән инде.

"Мин төнге күрү приборларын илтәчәкмен. Мин танк подразделениесендә хезмәт иттем, шуңа күрә тәүлекнең караңгы вакытында алардан башка булмаячагын беләм. Мондый зур бүләк өчен рәхмәт», - диде имам Ренат Гарифуллин.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас