

Яңа медаль булдырылды.
Республикада "Башкортстанның рәхмәтле халкыннан» медале булдырылды.
Ул халыкны махсус хәрби операция уздыруга бәйле ирекле, хәйрия һәм гуманитар эшчәнлекләре өчен бүләкләү өчен булдырылган. Дәүләт бүләген гамәлгә кую турындагы Указга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Медаль: ирекле (волонтерлык), хәйрия эшчәнлеге, СВО уздыруга бәйле гуманитар һәм башка ярдәм, гуманитар йөкләр җыюга һәм илтеп җиткерүгә ярдәм иткән өчен; СВО максатларына ирешүгә ярдәм итүче бурычларны уңышлы үтәгән гражданнарга тапшырылачак.
Шулай ук, СВО уздыру зонасында бурычларны турыдан-туры үтәгән өчен.
Статусы буенча медаль Башкортстанның дәүләт бүләкләре системасында генерал Шәйморатов медале (югарырак бүләк) һәм «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (түбәнрәк бүләк) арасында арадаш урынны алып тора, дип күрсәтелә указда.
Медаль түгәрәк диск рәвешендә эшләнгән, уртада биш юллы язу: «От благодарного народа Башкортостана — СВО —», Георгий тасмасы белән үрелгән имән һәм лавр ботакларыннан ясалган рельефлы сурәт белән кысаланган. Арткы ягында кылыч сурәтләнгән, шулай ук бүләкнең тәртип номеры төшерелгән. Медаль республика флагы төсләрендә бизәлгән муар тасмалы стандарт биш почмаклы калыпка беркетелә.