

Ирек Сәгыйтов солдатларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ул да төбәкнең батыр уллары белән горурлануын билгеләп үтте.
«Яугирләр якыннары даирәсендә көчләрен торгыздылар һәм хәзер хәрби бурычларны үтәүгә кайталар. Егетләрнең кәефе күтәренке, сугышчан рухы югарыда. Сезнең һәрберегез — батырлык һәм антка тугрылык үрнәге. Без сезнең белән горурланабыз һәм өйдә Җиңү белән көтәбез», — диде Сәгыйтов.
Хәрбиләр мазсус хәрби операция зонасына Башкортстан Башлыгы кушуы буенча бирелгән уңайлы автобусларда китте.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.