Күгәрчен районы башлыгы яугирләргә гуманитар ярдәм илткән

Чираттагы гуманитар конвойны махсус хәрби операция зонасына Башкортстаннан китерделәр. Күптән түгел алгы сызыктан Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Марат Искужин озатып йөргән колонна кайтты.

Күгәрчен районы башлыгы яугирләргә гуманитар ярдәм илткәнКүгәрчен районы башлыгы яугирләргә гуманитар ярдәм илткән
Күгәрчен районы башлыгы яугирләргә гуманитар ярдәм илткән

"Урыннарда кайбер егетләр белән аралашырга насыйп булды. Алар ялсыз хезмәт итә яу кырында, ләкин зур энтузиазм белән, һәркайсы белән горурланабыз. Инде ничәнче мәртәбә туган Күгәрчен районы, бер зур гаилә, бердәм команда буларак, якташларыбыз өчен иң кирәклесен җыйды. Сугышчан рухны күтәрү өчен без аларга йортның бер өлешен һәм туган төяктә яшәүчеләрдән ярдәм белән хатлар алып килдек", - дип язды Марат Сәлим улы фронттан кайтканнан социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә.

Гомумән, республикабыз халкының бердәмләге сокландыра. Илебезнең армиясе никадәр яхшы тәэмин ителүенә карамастан, үзебезнең егетләргә җан җылысын өләшеп, гуманитар ярдәм җыярга бурычлыбыз. «Безнең егетләр туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләр барлыгын белергә, безнең йөрәк җылысын тоерга тиеш», — ди ватандашларыбыз.

Фото: Күгәрчен районы хакимиятенең матубгат хезмәте.

 

Күгәрчен районы башлыгы яугирләргә гуманитар ярдәм илткән
Күгәрчен районы башлыгы яугирләргә гуманитар ярдәм илткән
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас