Тормышларын хәрби хезмәт, ил иминлеген саклау белән бәйләүче ир-егетләребез һәм хатын-кызларыбыз соклану һәм зур ихтирам хисе уята. Алар – халык иминлеге өчен җаваплылыкны үз иңнәренә алучы батырлар. Шундыйларның берсе – БПЛА операторы, “Герда” позывнойлы якташ кызыбыз.
Һәрберебез аңлап тора – сугыш хәрәкәтләрен алып бару дроннар барлыкка килү белән тамырыннан үзгәрде. Бүген БПЛА операторларының төп инструменты – автомат түгел, ә пилотсыз очкыч. Аның белән идарә итү өчен осталык һәм төгәллек таләп ителә. “Герда” нәкъ шушы сыйфатларга ия дә инде.
Ул балаларны иҗекләп укырга, мисаллар чишәргә өйрәтә, дәфтәрләр тикшерә алыр иде. Болар урынына Башкортстаннан Алмаз Сафин исемендәге батальон операторы мониторга карый. “Герда”ның гражданкадагы белгечлеге – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Кыз 2023 елның июлендә контрактка кул куйган. Бу вакытта аның инде мультироторлы дроннар операторы сертификаты була.
- Башкортстан “кошлары”н ничек бәяләр идең?
- Алар югары дәрәҗәдә эшли.Бигрәктә “Уфимец” дроны турында аерым әйтергә була: аның рамасы нык, ул шактый зур авырлыкны күтәрә һәм дошманның радиоэлектрон көрәш чараларына чыдам.Икенчесе– “Кыш Бабай” дроны. Алар икесе дә дошманның терәк пунктларын юк итүдә югары нәтиҗәле.
- СВО сугышчылары, шул исәптә БПЛА операторлары, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсың?
- Рухлы, иманлы һәм җаваплы булырга тиешбез. Әдошманны киресенчәрухсыз кешеләрдипбәяләр идем. Андыйлар көчле булаалмый.Иртәме-соңмыалар бирешә. Без моны фронтта күрәбез дә.Дошманкача һәм позицияләрен ташлап китә.Безнең егетләркөн саен чыдамлык һәм рух көче үрнәге күрсәтәләр. Монда, СВОдабулганһәркем белән горурланам.
- Авырлыклар, проблемалар да очрап торадыр?
- Бар, әлбәттә һәм без барысына да әзер булырга тиешбез.Һава торышына, күктәге һәм җирдәге хәлләрнең нинди булуына карамастан, алдыбызга куелган бурыч үтәлергә тиеш.
- Безгә хезмәт иткән хезмәттәшләрең турында ни әйтерсең?
- Алар – минем гаиләм. Кайвакыт ачуым да килә (елмая), бер үк вакытта аларның миңа мөнәсәбәте ошый да: хәтта монда, фронтта, алар миңа кызларга караган кебек карыйлар: җиңел булмаган көнкүрештә булышалар, тәмле ризыклар белән сөендерергә тырышалар, мине “җәһәннәм”гә кертмиләр. Иптәшләрем булдыра алачагымны беләләр, ләкин барыбер мине бик саклыйлар. Сугышчыларның гаиләләре, аларның хатыннары һәм балалары белән якыннан аралашып торабыз. Без әле катлаулы вакытлар кичерәбез. Ил язмышы – безнең җаваплылыкта. Үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәге өчен көрәш бара.
“Герда” хәрби бурычлар белән генә түгел, гуманитар миссияләр белән дә шөгыльләнә. Ул, биектән ыргытканнан соң ватылмасын өчен, оекбашларга “сухпаеклар”, арулар һәм хезмәттәшләре өчен су салып, сугышчыларга юллый. Носкиларга шулай ук фронтта яугирләргә рух ныклыгы бирүче җылы сүзләр язылган язулар салына.
- Җиңүдән соң яраткан эшемә – укучыларым янына кайтачакмын. Илләр генә тыныч булсын, -ди “Герда”.