Ратмир Мәүлиев алгы сызыкка Уфадан гуманитар ярдәм китерде

Башкортстан башкаласы мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, Уфадан 74нче гуманитар конвой билгеләнгән урынга алып барып җиткерелгән. 

Ратмир Мәүлиев алгы сызыкка Уфадан гуманитар ярдәм китердеРатмир Мәүлиев алгы сызыкка Уфадан гуманитар ярдәм китерде
Ратмир Мәүлиев алгы сызыкка Уфадан гуманитар ярдәм китерде

Ул социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, гуманитар йөкләрне формалаштырганда беренче мәлдә махсус хәрби операция зонасында сугышчыларның көнкүреш ихтыяҗларын ябуга басым ясалса, хәзер гумконвой составы сыйфатлы үзгәргән. Төп күләм — ул квадрокоптерлар, дроннар һәм реаль хәрби бурычларны үтәү өчен башка югары технологияле җиһазлар.

«Яугирләр белән аралаштым, аларның алга таба булачак гуманитар миссияләр буенча агымдагы сорауларын һәм теләкләрен белдем. Нәкъ менә шундый кире элемтә безгә мөмкин кадәр төгәл һәм нәтиҗәле ярдәм формалаштырырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләде башкала администрациясе җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, март аенда МХОзонасына Башкортстаннан 174нче гумконвой китерелгән иде. Аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Денис Мантуров белән бергә республика Башлыгы Радий Хәбиров илтте.

Фото: Ратмир Мәүлиевның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән. 

Ратмир Мәүлиев алгы сызыкка Уфадан гуманитар ярдәм китерде
Ратмир Мәүлиев алгы сызыкка Уфадан гуманитар ярдәм китерде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас