

Махсус хәрби операция пилотсыз очкычлар сугышына әйләнеп бара. Армиянең “күзләре һәм куллары” дип аталган бу “тимер кошлар” яу кырын тамырдан үзгәртте. Алай гына да түгел, алар бүген сугыш алып баруның яңадан-яңа ысулларын эзләргә мәҗбүр итәләр.
Ә бит МХО башланганда Русия дроннары башлыча каршы як турында мәгълүмат җыю, разведка өчен генә файдаланылды диярлек. Әмма махсус операциянең беренче елы ук сугыш кырында дроннар хакимлек итүен раслады. БПЛАларны куллану мөмкинлекләрен тагын да арттырырга кирәк иде. Хәзер дроннар камералар белән генә түгел, ә корал белән дә җиһазландырыла. Бигрәк тә FPV-дроннар дошманның җир өсте техникасына һәм ныгытмаларына каршы дәһшәтле коралга әверелде. Төрле маневрлар ясарга һәм төгәл һөҗүм итәргә сәләтле бу “кош” бигрәк тә шәһәрләрнең биек йортлары һәм катлаулы рельеф шартларында эшли алуы белән өстенлекле булып тора.
Бүген БПЛАларның нинди генә төрләре юк. Аларны ясау һәм сынау һавада “кораллар ярышына” әйләнде. Аннары, дроннарның төрләре арткан саен аларга каршы тору чараларын да уйлап табарга кирәк. Дошман БПЛАларын “сукырайту” һәм “саңгыраулату” өчен кулланылган радиоэлектрон көрәш системалары да (РЭБ) һәм юк итәргә сәләтле зенит ракета комплекслары да камилләштерүне таләп итә. Бу хәл технологик дуэльне хәтерләтә. Нәтиҗәдә компактлы һәм арзанлы заманча камикадзе-дроннар барлыкка килә, тагын да куәтлерәк РЭБ комплекслары эшләнә, дроннарны ачыклау өчен ясалма фәһем кулланылучы инновацион чаралар пәйда була. Әмма техника никадәр генә заманча булмасын, аның белән кеше идарә итә. Шуңа БПЛА операторлары әзерләү – бүгенге армиядә төп юнәлешләрнең берсе.
Белгечләр әзерләнә
“МХО бурычларының 80 процентына кадәрен пилотсыз очкычлар үти”, – дип белдерде былтыр Русия оборона министры Андрей Белоусов. Һәм илдә “Пилотсыз системалар” дип аталган яңа гаскәр төзү карары кабул ителде. Бүген аңа контрактчылар җыю эше бара.
Пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов әйтүенчә, инде штат полклары, батальоннар һәм башка подразделениеләр формалаштырылган. Бүген гамәлдәге частьларның хәрби составын үстерү һәм яңаларын булдыру эше бара. Әле пилотсыз системалар гаскәрләре частьлары һәм бүлекчәләре өчен белгечләрне Оборона министрлыгының югары уку йортларында, гадәти университетлар каршындагы хәрби-укыту үзәкләрендә, дроннар җитештерүче предприятиеләрдә һәм хәтта иҗтимагый оешмаларда да укыталар. Киләчәктә аларны махсуслаштырылган хәрби вузда укыту күзаллана, әле шул юнәлештә эш алып барыла.
РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал-лейтенант Анатолий Концевой әйтүенчә, дроннар белән идарә итү өчен шактый гына белгеч әзерләнгән дә инде. Ә ел ахырына кадәр Русия Кораллы Көчләре пилотсыз системалар белән идарә итү өчен 70 меңнән артык белгеч әзерләргә планлаштыра. Аларның белеме һәм тәҗрибәсе МХО бурычларын хәл итүдә зур роль уйнаячак. Иштуганов сүзләренчә, Русиянең пилотсыз системалар операторлары әлегә көн саен 300гә якын сугышчан бурычны үти.
Төп һөҗүм көче
Шулай итеп, бүген пилотсыз авиация – армиянең төп һөҗүм көче дисәк, һич арттыру булмастыр. РФ Хәрби Көчләренең Генераль штабы башлыгының беренче урынбасары генерал-полковник Сергей Рудской бер чыгышында: “Бүгенге көндә БПЛА куллануның нәтиҗәсен артиллерия куллану белән чагыштырып була”, – дигән иде. МХОда пилотсыз очкычлар коры җир гаскәрләре, флот һәм авиациянең аерылгысыз өлешенә әверелде. Шул ук вакытта разведка, алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары һәм йөкләрне китерү буенча да пилотсыз авиациянең мөмкинлекләре киңәйтелә. Бигрәк тә 2025 ел Русия Кораллы Көчләре өчен БПЛА куллану буенча борылыш елы булды. Чөнки 2024 елда президент Владимир Путин МХО участокларының берсендә пилотсыз очкычлар белән проблемалар булуын әйткән иде. Шуннан башлап бу эшкә аеруча ныклап тотындылар. 2025 ел ахырында ил җитәкчесе фронтта БПЛА уңышларын билгеләде. “Пилотсыз очкычлар өлкәсендә без берсүзсез лидерлыкка чыктык”, – диде ул.
Аерма нәрсәдә?
✅ Бездә дроннарны җитештергәндә нәрсәгә өстенлек бирелә? Илебезнең күп кенә аппаратлары гадирәк, бу җитештерү күләмнәрен оператив рәвештә арттырырга мөмкинлек бирә, аларны кыр шартларында ремонтлау һәм эксплуатацияләү җиңелрәк, диләр белгечләр.
✅ Русия пилотсыз очкычлары, кагыйдә буларак, конкрет тактик бурычларны үтәүгә юнәлтелә, әйтик, якын һәм урта аралыкта разведка ясау, реаль вакыт режимында мәгълүматларны тапшыру яки җир өсте бүлекчәләренә ярдәм итү. Көнбатыш дроннары исә күбрәк идарә итүнең югары технологияле системаларына һәм озак очышка басым ясый.
✅ Кыйммәтле чит илнекеләрдән аермалы буларак, Русия дроннары икътисадый нәтиҗәлелекне исәпкә алып җитештерелә. Көнбатыш аналогларында катлаулы һәм кыйммәтле композит материаллар кулланылса, Русия дроннары еш кына очсызрак комплектлаучы детальләрдән җыела. Бу сугыш шартларында аларны шактый чыгымнарсыз алыштырырга, югалтуларны киметергә мөмкин бирә дигән фикердә экспертлар.
✅ Русия җитештерүчеләре автономлыкка һәм радиоэлектрон көрәш чараларына (РЭБ) каршы торуга басым ясый. Мәсәлән, “Орион”, “Альтиус” һәм “Герань-2” кебек Русия БПЛАлары көчле радиоэлектрон каршылык шартларында эшләргә мөмкинлек бирә торган системалар белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта чит ил, мәсәлән, Америка яки Израиль дроннары, навигациянең күпкә алга киткән системаларына, ясалма фәһемгә ия һәм операторның минималь катнашында катлаулы бурычларны үти ала.
✅ Тагын бер үзенчәлек – комплектлаучы детальләр импортына чикләүләр аркасында, безнең инженерлар стандарт булмаган алымнар эзләргә мәҗбүр, бу инновацияләр кулланырга мәҗбүр итә.
✅ Русия БПЛАлары еш кына гаскәрләрнең башка төрләре белән тыгыз бәйләнештә файдаланыла. Бу сугыш кырында бурычларның киң спектрын хәл итәргә сәләтле күп функцияле комплекслар булдыруга омтылуны күрсәтә.
✅ Киләчәккә бурыч – пилотсыз чараларны ясалма фәһем белән баету. Ул чагында илнең пилотсыз очкычлары тагын да “акыллырак” һәм дошман өчен куркынычрак булачак, диләр хәрбиләр. Ясалма фәһем дроннарга сугышчан бурычларны үзаллы танырга, һөҗүмнең оптималь стратегиясен сайларга һәм хәтта гамәлләрне координацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
***
Кайчандыр роботлар, дроннар турында фильмнар фантастика булып тоела иде. Шул тимер аппаратлар бүген безнең күз алдында сугыша. Әмма алар белән барыбер кеше идарә итә...