

18 мартта билгеләнүне ЗАТО Межгорье башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Кузьминична Петрова имзалады.
Подполковник Василий Павлович Власов – гомер буе армиядә кешеләр булсын дип шөгыльләнгән офицер. Ул комплектлаштырган гына түгел, ә кирәкле вакытта алгы сызыкта әзерлекле сугышчылар торуын да тәэмин иткән кеше.
К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары хәрби команда училищесын тәмамлый Василий.
Аның армиядәге юлы 2009 елда ук башланган: Мотострелковый взвод командиры, аннары рота командиры, ут хәзерлеге укытучысы, укыту үзәгенең, округ укыту үзәгенең кадрлар бүлеге начальнигы һәм, ниһаять, армиянең кадрлар бүлеге начальнигы.
2022-2024 елларда Василий Павлович елдан артык гомерен СВО зонасында уздырган. Аның төп бурычы – частьларга оператив рәвештә шәхси состав туплау. Подразделениеләрнең вакытында тулылануы нәкъ менә шундый офицерлардан тора да инде. Бу эше өчен ул Суворов һәм Жуков медальләре белән бүләкләнде.
Гомере буе Ватаныбызны сакларга әзер булган кешеләрне беренче урынга куйган офицер хәзер яшь буын белән үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Башкортстанга нәкъ менә шундый кадрлар кирәк тә!
Фото: «Герои Башкортостана»МАХ-каналы.