«Минем урыным — МХОда»

Пилотсыз очу аппаратлары системалары гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлаган ул.

«Минем урыным — МХОда»«Минем урыным — МХОда»
«Минем урыным — МХОда»

Иглин районының Иглин авылында яшәүче 23 яшьлек Владимир Шамов (исеме үзгәртеп алынды) киләчәктә хокук саклау органнарында эшләргә хыяллана.

         Моңарчы Владимир доставка һәм клининг хезмәтендә эшләгән.  Армиядә хезмәт итмәгән, ләкин үзен махсус хәрби операция барган урында булырга тиешмен дип саный. Атап әйткәндә, пилотсыз очу аппаратлары системалары гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлаган ул.

         —Әфәрин, Владимир, чын ир-егетләр юлын сайлагансың, илебез өчен катлаулы чорда читтә калмаска уйлагансың икән.

         —Минем буын сугышның заманча технологияләрен үзләштерергә сәләтле. Алар турында мәгълүмат бөтен җирдә бар. Компьютерны яхшы беләм, әмма шулай ук хәрби шартларда яңа белем һәм күнекмәләр алырга әзермен.  Бүген хәрби хәрәкәтләр барганда урыннарда геймерлар кирәк диләр. Бу җәһәттән шактый тәҗрибәм бар дип әйтә алам.  Безнең районнан күп ир-егетләр махсус хәрби операциягә китте.  Алар безгә хәрби хезмәт турында, сугышчан тугандашлык, чын иптәшләр турында сөйләде.  Махсус хәрби операция зонасында җиңел түгел, әмма дошман чигенә. Аны ныклап кысрыкларга кирәк. Әле сайлап алу пунктында әңгәмә, медицина комиссиясе үттем. Алар мине БПЛА операторы хезмәтенә яраклы дип тапты. Разведчик буласым килә.  Күзәтү алып бару өчен FPV-дроннарны үзләштерү яхшы булыр иде.

         — Син бу карарны үзаллы кабул иттеңме?

—Мин үземә карар кабул итәргә бер атна вакыт бирдем.  Минем әти-әнием бар, хәләл җефетем һәм балам бар.  Хатынымның мине җибәрәсе килмәде, каршы килде. Әмма җиде көн уйланганнан соң, дөрес адым ясавымны аңладым. Сөекле тормыш иптәшем, авырлык белән булса да, мине аңлады. Аңа махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аның туганнарына дәүләтның саллы ярдәм күрсәтүен һәм башка төрле чаралар белән ярдәм итүен аңлаттым.  Дусларым өчен бу яңалык көтелмәгәнрәк булды. Алар кызыксынып сораулар белән күмеп ташладылар. Мин аларга үземнең тыныч булуымны, бик дулкынланмавымны  аңлаттым.  Иң мөһиме туганнар һәм якыннарым минем өчен борчылмасын. Вакыт җиткәч өйгә кайтырмын, күптән хыялланган белемне алырмын һәм көч структураларына эшкә барырмын дип торам. Дәүләт ярдәм итәр.

—Владимир, нинди позывной сайладың?

—Мин позывнойны сугышчылар үзләре сайлыйлардыр дип уйламыйм, мөгаен аны бирәләрдер,—дип елмаеп җавап бирде булачак дрончы.

—Изге юллар сиңа, Владимир. Исән йөреп, сау кайт!

                   *****

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләрен исегезгә төшерәбез. Мәслән, БПЛА операторлары өчен  хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителгән. Алар конфликт барган линиядән  читтә хезмәт итә.

         Шулай ук Русия Оборона министрлыгы хезмәт итүнең сыгылмалы срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып вакытка төзелә. Бу хезмәт итү нечкәлекләрен бәяләү мөмкинлеген бирә. Контракт тәмамланганнан соң хәрби хезмәттән китә ала яисә яңа контрактка кул куя ала.

         Сугышчыларга белгечлекләрен саклау гарантияләнә. Оборона министрлыгы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан тыш БПЛА белән идарә итү белән бәйле булмаган башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый.

         БПЛА өлкәсендәге контрактчылар тулы соиаль пакет ала. Аларга закон тарафыннан каралган бөтен түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр бирелә.

         Моннан тыш, студентлар өчен махсус шартлар каралган. Вузларда укучылар академик отпуск алып котракт төзү хокукына ия. Контракты тәмалангач, бюджет урынына кабул ителә.

         Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман цельләрен уңышлы тар-мар иткән өчен 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр түләү каралган.

         БПЛА подразделениеләре сафлары хезмәте кызыксынучылар. Шушы һәм башка мөһим мәгълүматлары башбат.рф. сайтыннан яисә 112 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

                                                                  Эдуард Кускарбаев фотосы.                                                          Язма «Башинформ» буенча  әзерләнде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас