Кыюлар адымын сайлаган

БПЛА операторлары һөнәрен кемнәр үз итә?

Кыюлар адымын сайлаганКыюлар адымын сайлаган
Кыюлар адымын сайлаган

БПЛА операторлары һөнәрен кемнәр үз итә?

“Артиллерия – сугышның Алласы” дигәннәр безнең картәтиләр. СВО аңа төзәтмәләр кертте. Бүген пилотсыз очкычларны сугышның алласына тиңлиләр. Моны алгы сызыкта чыныгу узганнар исбатлый. Шуңа күрә бүген күпләп БПЛА операторларын әзерләү бара.

Уфада да пилотсыз системалар гаскәрләрен әзерләү үзәге бар.

Яңа "сугыш аллалары" күп әзерләнәме курсларда? Кемнәр ул һөнәрне сайлый. Нинди бурычлар куела алар алдында? ..

Бу репортаж шул үзәктә булып кайткач туды.

Пилотсыз системалар гаскәрләре – Русия армиясенең яңа элитасы. Ул кыска вакыт эчендә, юктан диярлек барлыкка килде. Бу бурычны Югары Башкомандующий куйды. Ил Башлыгы Владимир Путин әйткәнчә, дошман техникасының яртысы СВО барышында нәкъ менә пилотсыз очкычлар операторларының куллары һәм күзләре белән юк ителгән.

2023 елда БПЛА операторларын укыту методикасы булдырылды һәм бүген даими яхшыртыла һәм модернизацияләнә. Дошман ягыннан килүче бу “газраил кошлары”на каршы алгы сызыкта безнең егетләр тарафыннан башта ук ау барды. Әйтик, авылдашыбыз, “Камал” позывнойлы егетебез дошман дронын атып төшергәне өчен дәүләт бүләгенә лаек булды. Ул егетләрнең кыюлыклары көн саен сансыз күп булса да, безгә килеп ирешелгән хәбәрләре аз инде. Алгы сызыкта йөрүчеләр исәбендә андый каһарманлыклар арта. Үзләре исән йөреп кайтсыннар, теләсәләр, шуннан сөйләрләр...

Операторлар бурычы, уку барышы, әзерлек һәм хәрби контракт буенча ниләр каралган, шулар турында үзәкнең пилотсыз очкычларга операторлар сайлау белән шөгыльләнүче инструктор, сержант Артур Титов белән әңгәмәләшеп алды.

– БПЛА белән эшләргә теләк белдерүче ир-егетләр теләп киләләр. Алар арасында 18 яштән башлап студентлар, төрле һөнәр ияләре булган 60 яшькә кадәр ир-егетләр дә бу гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләк белдерә. Әмма яшькә карап та сайларга туры килә. Дроннар белән идарә итә белүче егетләр күп. Нигездә алар бу юнәлештә махсус курслар үткәннәр. Программистлар бар. Алар компьтер телен яхшы белә. Ләкин кем дә шундук күкнең хакиме була алмаячак. Югары пилотаж фигураларын ясаганчы, ябык бинада дрон белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Иң беренче адымнар - бинада безнең яугирләр дрон габаритларын тоярга өйрәнәләр. Моның өчен алар махсус каршылыклар полосасын узалар һәм тәрәзә һәм ишекләрне имитацияләгән тар тишекләр аша очалар. Еш кына нәкъ менә анда боевикларның ут нокталары урнашкан.

Яшь геймерларга бу барыннан да җиңел бирелә. Бер курста бер батальон белгеч әзерлибез.

Аларга заман белән бик тә бергә атларга кирәк – күп яңалыклар, сугыш кораллары, шуңа корылган техниканы үзләштерергә кирәк.

Әзерлек уртача ике ай, көн саен иртән 9да башлана, кичке 18.00 гә кадәр дәвам итә.

Теория беткәч, барыннан да элек яңа гына эшли башлаган операторлар БПЛА белән идарә итүнең компьютер симуляторын һәм виртуаль чынбарлыкны үзләштерә. Шулай алар бөтен нечкәлекләре белән танышалар һәм шуннан соң гына хәрби бурычларын үтәргә әзер булалар.

Бездә коптер тибындагы дроннар һәм самолет тибындагы пилотсыз очкычлар кулланыла. Нәрсәсе белән аерыла алар?

Бу очкычлар ераккарак очып, шартлату көче белән аерылып тора. Коптерлар 7 чакрымга кадәр оча. Самолет тибындагылар 10 чакрымга китә. Коптер тибындагылар разведка ясаучыларга һәм һөҗүм итүчеләргә - FPV дроннарга бүленә.

һөҗүм итүчеләр – алар төрле авырлыктагы снарядларны күтәрә. Әйтик, җиңел төре 3 кг. , ә авыр төрләрендәгесе – 30 кг кадәр снарядлар ала, – дип бәян итте миңа яшь офицер.

Әзерлек үзәгенә юнәлгәндә бу һөнәрне сайлаган яугир белән мотлак очрашырга дигән уй белән бардым. Ул кыю егет тә Артур исемле булып чыкты.

Билгеле сәбәпләр белән мин аның хакында үзем белгән күп мәгълүматны сезгә ирештермим. Ракета гаскәрләрендә армия хезмәтен үткән егет бүген килеп БПЛА гаскәрләрендә хезмәтне ни өчен сайлаган, нәрсә җәлеп иткән егетне?

– Моңарчы да БПЛАлар белән кызыксына идем. Барырга карар иттем. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза яздым да, бәйләнеш китте. Патриотик рух, ул безгә хас. Аннары, мин яңалыкка омтылышлы, яңаны күбрәк белергә теләүче кешемен. Якташларым да күп анда. Күңелем белән аларның чакыруын тоям.

Анда көткән хезмәтен бөтен нечкәлеге белән күз алдына китермәсә дә, җитди ир-егетләр генә барырга тиешлеген анлый бу тыйнак егет.

– Бүген, әле бу профессия белән таныш булмаган егетләргә нәрсә әйтерсез?

– Барсына да киңәш итмим. Барысы да булдыра алмаячак.

– Кызлар булдыра аламы бу эшне?

- Мөгаен.

– Кемнәр өчен бу һөнәр?

– Теләсә кем өчен түгел. Кемнең рухы ныклы, кем рухи яктан әзер – шулар өчен. Андыйларга җиңелрәк булачак. Төптән уйламый килгән кеше бурычын үти алмаячак, үкенәчәк һәм ул комачаулап кына йөриячәк.

– Синең профессиядә физик әзерлек никадәр мөһим?

– Физик әзерлек кирәк, ул акылны, уйларны тәртипкә китерә, максат була.

– Монда кемнәр килә?

– Һәркемне үз уйлары, максатлары алып килә.

– Бу юлны сайлавыгызга үкенмисезме?

– Юк.

–Кәефең ничек?

–Боевой!

Татарчага менә шулай үтемле тәрҗемә ителми торган урыс сүзләре дә бар бит ул...

Шул минутлар агышында бик якын, үз булып өлгергән бу мөлаем, чибәр егет белән әңгәмә тәмамлангач, саубуллаштык. Ул сабыр адымнар белән рухы дәшкән урынга юлга чыгарга әзерләнергә китте. Исән-сау йөреп кайт, балакай.

Оператор өчен иң мөһим сыйфатлар нинди, дип сорадым мин Артур Титовтан егетне озаткач.

– Тынычлык, сабырлык. Беркем дә аның игътибарын алмаска тиеш.Димәк, якташыбыз бу сыйфатларга ия!

– Операторлар алгы сызыктан 7 чакрым эчтә, яхшы саклану чаралары булган блинджада утыра. Һәм БПЛАны да ул үзе очырмый. Иң мөһиме – аның эш урынында тынычлык булырга тиеш, бер чит тавыш та булырга тиеш түгел. Шул вакытта гына бар да үз вакытында һәм төгәл эшләнәчәк. Контракт буенча, оператор тарафыннан юк ителгән һәр дошман техникасы өчен 50 000нән 500 000 сумга кадәр бүләкләү каралган, дип ачыклык кертеп куйды офицер..

Бу мәкалә сезнең игътибарга барып ирешкәндә, якташыбыз юлга кузгалган булыр инде. Саубыллашканда, мин аңа чын күңелемнән, аналарча изге теләкләремне юлладым. Һәм, бәлки бик зур бурычтыр, ният һәм нәзердер дә, мин аңа аналарча дога кылырга тиешмен дигән уй ныгыды, чөнки егет бу адымны сайлавын әнисенә әйтмәгән. Яше буенча минем яшьтәш бу ана, яше буенча минем балаларыма яштәш булган бу егет язмышы һич кенә дә чит вә ят була алмый. Ул безне сакларга алгы сызыкка китте.

Әниләренә асылын әйтми мондый хәвефле, ерак юлларга кузгалган егетләр тагын бар. Сез әйтмәсәгез дә, аналар күңеле сизә, тоя, утларда яна ул балакайлар. Баргызга да Ходай сабырлыклар бирсен. Ә без, әниләр, әтиләр, һәрберегез өчен догада. Исән генә кайтыгыз, балалар.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас