

Тәтешле районында мәктәп укучылары өчен маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класс уздырдыла. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Тәтешле районының Югары Кудаш авылында Советлар Союзы Герое А.С. Хәйдәров исемендәге мәктәп укучылары өчен маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класс үткәрелде.
Мәктәп укучыларына маскировка челтәрләренең төрләре (кышкы, җәйге, күпкатлы), аларның тактик кулланылышы һәм фронт өчен тылдан теләсә нинди ярдәмнең никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр. Челтәр һәм кайчылар белән эшләгәндә хәвефсезлек техникасына аерым игътибар бирелде. Аннары катнашучылар эшче төркемнәргә бүленгән. Һәркем кулына кирәкле материалларны: челтәр, тукымадан киселгән тасмалар һәм кайчы алды.
Технология укытучысы Ләйсән Мөхлисова җитәкчелегендә балалар челтәр ячейкаларына тасмалар үрү техникасын үзләштерделәр. — Барлык катнашучылар да зур кызыксыну, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек күрсәттеләр. Чара коллективны берләштерүгә һәм яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыруга ярдәм итте. Мастер-класс оешкан төстә, техника хәвефсезлеген бозмыйча узды. Без бу эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез, - диле укытучы Ләйсән Мөхлисова.