Баймак яугире гаиләсендә алтынчы бала туган

Баймак районында "Охотник" позывнойлы махсус хәрби операция яугире алтынчы тапкыр әти булган — аның кызы дөньяга аваз салган. Шундый бәхетле сәбәп белән сугышчы өенә ялга кайткан икән. Бу хакта муниципалитет хакимиятендә сөйләделәр.

Баймак яугире гаиләсендә алтынчы бала туганБаймак яугире гаиләсендә алтынчы бала туган
Баймак яугире гаиләсендә алтынчы бала туган

Әйтергә кирәк, "Охотник" үз теләге белән махсус хәрби үткәрү зонасына өлешчә мобилизациянең беренче көннәрендә үзенең дусты һәм сыйныфташы белән бергә китә. Ул "Урал" машинасын йөртүче булып хезмәт итә. Үзенең хәрби иптәшләрен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә – яу кыры кирәк-яракларыннан алып азык-төлеккә кадәр.

"Азамат үзе дә күпбалалы гаиләдә үскән, хәзер хатыны белән алты бала тәрбияли. Баймакның бу батыр улы батырлык, җаваплылык өлгесе, Ватанга һәм гаиләгә мәхәббәтнең чын үрнәге. Барлык авырлыкларга да карамастан, ул якыннары өчен көч тә, вакыт та таба", - диделәр район хакимиятендә.

Якташ яугирне һәм аның җәмәгатен сөенечле вакыйга белән ихластан котлыйбыз! Матур гаиләгә бәхет һәм тагын да бихисап шатлыклар телибез.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Баймак яугире гаиләсендә алтынчы бала туган
Баймак яугире гаиләсендә алтынчы бала туган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас