

"Һәрвакыттагыча, йөк алдынгы линия чынбарлыгыннан һәм бүлекчәләрнең сорауларыннан, үтенеч-гозерләреннән чыгып формалаштырылды. Хәрбиләргә транспорт, элемтә чаралары, инструментлар һәм төзелеш материаллары, махсус җиһазлар һәм медикаментлар, җылы әйберләр һәм азык-төлек тапшырылды. Әлбәттә, адреслы посылкаларсыз да булмады. Сугышчыларның күзләре очкыннар кабынуын, туган җирләреннән хәбәр алуларын шәхсән күрү бик мөһим", — дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук шәһәр халкына, оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, волонтерларга, җирле администрация хезмәткәрләренә уртак эшкә өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
"Сәфәрнең төп максатына ирешелде: хәрби якташлар кирәкле әйберләр генә түгел, ә өйдә үзләрен көтүләрен, хәтерләүләрен һәм аларга ышануларын искә төшерү мөмкинлегенә ия булдылар. Алгы сызыктагы егетләр монда үзләренең ышанычлы тылларын да тоярга тиеш", — дип ассызыклады Марат Гайнулла улы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Марат Заһидуллинның социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан.