Игорь Комаров “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк филиалы эшен югары бәяләде

Ул фондның яңа бинасында булды.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы мөмкинлекләрен югары бәяләде.

1 апрельдә Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды республика филиалының Совет урамында урнашкан яңа бинасында булдылар. Бинаны 2025 елның декабрендә статс-секретарь – Русия Оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе Анна Цивилеваның шәхси ярдәме белән ачтылар.

Төбәк филиалы җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Кулсарина филиалның 620 квадрат метр мәйдан биләве турында сөйләде. Фонд белгечләре ветераннарга барлык ярдәм чараларын, шул исәптән медицина һәм социаль тернәкләндерүне, дарулар белән тәэмин итүне, психологик ярдәмне, шулай ук кирәкле техник тернәкләндерү чараларын һәм шифаханә-курорт дәвалануын алырга ярдәм итәләр. Шулай ук ветераннарны яңадан укытуга һәм эшкә урнаштыруга, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү дә өстенле бурычлар булып тора. Фонд шулай ук СВО сугышчыларын һәм аларның гаиләләрен патриотик тәрбия, тарихи хәтерне саклау буенча иҗтимагый проектларда катнашуга актив җәлеп итә.

Шуны әйтергә кирәк, республика филиалына 130 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, шуларның 125 меңе инде хәл ителгән. Филиал штатында – 141 кеше, шул исәптән 130 социаль координатор.

Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Башкортстан Башлыгы уңайлы диваннар һәм чәй зонасы белән җиһазландырылган көтү зонасын, шулай ук психологлар кабинетларын, инвалид сугышчыларга бирелә торган техник тернәкләндерү чаралары үрнәкләре куелган демонстрацион бүлмәне карап чыктылар. Мәртәбәле кунаклар СВОда катнашучылар белән дә аралаштылар.

Игорь Комаров филиал коллективының эшен югары бәяләде, шулай ук 24 мартта Уфада узган “Русиянең хатын-кыз йөрәге” Бөтенрусия фестиваленең беренче округ этабын оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

– Фонд филиалы эше белән без яхшы таныш. Төбәк хакимияте сизгер һәм мөһим мәсьәләләрнең берсенә – яклаучыларыбызның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирә. Республика Башлыгы һәм Хөкүмәте аша турыдан-туры уза торган мәсьәләләр блогы да бар. Биредә эш яхшы дәрәҗәдә алып барыла, – диде Игорь Комаров.

Исегезгә төшерәбез: “Ватанны саклаучылар” фондын булдыру турындагы карар моннан 3 ел элек – 2023 елның язында кабул ителде, һәм 3 апрельдә Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк оешма төзү турындагы указга кул куйды.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, фонд төзү идеясе СВО сугышчыларының туганнары белән очрашудан соң туган. “Ул минем махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тол хатыннары белән очрашканнан соң барлыкка килде. Мин моңа кадәр булган ярдәм чараларының авыр җәрәхәтләр, инвалидлык алган егетләргә һәм һәлак булган геройларның гаиләләренә җитәрлек түгеллеген аңладым”, – диде ул чакта Путин.

https://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас