— Анда, алгы сызыкта, ул насыйп яры белән очрашуны көткән. Бүген, ялда булганда, Сергей белән Диана тормышта иң мөһим карар кабул иттеләр — үз мөнәсәбәтләрен рәсми никах бәйләнешләре белән ныгыттылар. Бу бик дулкынландыргыч һәм әһәмиятле момент. Ватанны саклаучы өчен гаилә — ул ышанычлы тыл, таяныч һәм өйгә исән-имин булып кайтуның төп мотивациясе, — дип ассызыклады хакимият җитәкчесе.
Сергей «Башкортостан» полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальонында махсус хәрби операция зонасында инде өч елдан артык хезмәт итә. Узган елның ноябрендә алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ул дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән иде. ВСУ дроны һөҗүменнән соң Акбулатов үзенең хәрби иптәшләрен һәм техникасын янган урманнан алып чыкты.
Фото: Бакалы районы хакимияте.