

Чишмә районыннан «Нигма» кушаматлы хәрби хезмәткәр контракт төзегән һәм СВО зонасына киткән.
Беренче җитди сынауны ул ДХРДА кичерә: минометтан атыш вакытында яраланган иптәшен, дронга каршы плащ ябып, ут астыннан чыгара. Яралы сугышчылар үзебезнекеләр янына берничә километр ара үтеп барып җитә алганнар.
Дәваланганнан соң “Нигма" алдынгы сызыкка кайта һәм яңа хәрби белгечлек — пилотсыз очкычлар операторы һөнәрен үзләштерә. Хәзер ул һавадан разведка алып бара һәм подразделениеләргә дошман позицияләрен ачыкларга булыша.
Сугышчы сүзләренчә, дроннар фронтта бүген төп рольне уйный һәм хәрбиләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Контракт буенча хезмәт турында сорауларыгыз булса, 122 номерына шалтыратырга мөмкин.