

Пилотсыз системалар гаскәрләре хакында хәзер күп язалар. Шуңа аңа эләгү шартлары хакында без контракт хезмәтенә кабул итү пункты офицеры Алмаз Рамил улы Абдрахманов белән очрашып сөйләшергә булдык.
– Алмаз Рамилевич, яңа гаскәрләргә контракт төзү ничек бара?
– Бу гаскәр төре быел гына барлыкка килде, эшне башладык, анда хезмәт итәргә теләүчеләр бар, шуңа эш тотрыклы бара. Кешеләргә мәгълүмат җиткерелә, безне күрәләр, беләләр һәм киләләр.
– Килүчеләргә нинди таләпләр куела ?
– Бу төр гаскәрләргә 18 яшьтән 45 яшькә кадәрлеләр кабул ителә. Операторларга – 35 яшькә кадәр, ярдәмче эшләргә 45 яшькә кадәр кешеләр алына. Алар медик, повар, машина йөртүче булып хезмәт итә ала. Белемле булу хуплана, шуңа югары, урта һөнәри белемлеләр кабул ителә, шулай ук 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаганнар да бар. Инженер, техник белемлеләр беренче чиратта кабул ителә. Сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәткә яраклы булулары, хөкем җәзасына тартылмавын карыйбыз. Акыл-интеллект ягыннан да сайлау үтәләр – тестлар үтиләр.
– Бу гаскәрләргә контракт башкаларыннан ни белән аерыла?
– Гадәти хәрби контракттан аермалы буларак, бездә махсус контракт бер елга төзелә, срок тулгач, кеше үз теләге белән хезмәттән китә ала. Хезмәтен дәвам да итә ала. Аннан алар шушы гаскәр төрендә генә хезмәт итәләр, башка төргә күчерелмиләр. Кабул ителүчеләр Оборона министрлыгы системасында 2 ай уку әзерлеге үтә.
– Академик отпусктагы студентларны кабул итү турында сүз булган иде?
– Студентлар бар, киләләр, кабул итәбез. Нигездә урта һөнәри белем йортларыннан киләләр. Чама белән контракт төзүчеләрнең 25-30 проценты – студентлар.
– Хәвефсезлек ягы ничегрәк бу гаскәрләрдә?
– Башкалардан аермалы буларак, пилотсыз системалар гаскәрләрендәгеләр, алгы сызыктан еракта урнашып, үз бурычларын үтиләр. Хәвефсез урыннан торып эшлиләр.
– Бездән киткәннәрдән нинди хәбәрләр бар?
– Без алар белән даими элемтәдә торабыз. Башкортстаннан киткәннәр әле уку үтәләр, аннан инде гаскәрләргә күчәләр. Әле шартлар белән канәгатьләр, бар кирәк-ярак белән тәэмин ителгәннәр, зарланучылар юк. Егетләрнең кәефе яхшы, алар үзләренә ышаналар һәм киләчәккә өмет белән карыйлар.
Рәүф Идрисов.