“БПЛАдан башка булмый”

“Асад” позывнойлы яугир СВО зонасында хәрби бурычларын аның беренче көннәреннән үк үти.

“БПЛАдан башка булмый”“БПЛАдан башка булмый”
“БПЛАдан башка булмый”

“Асад” позывнойлы яугир СВО зонасында хәрби бурычларын аның беренче көннәреннән үк үти. IV дәрәҗә Георгий тәресе, Суворов медале, “Сугышчан батырлыклары өчен" медале һәм  генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән. Ул Русия Кораллы Көчләренең нинди ысуллар куллануын шәхсән күргән һәм белгән кеше. Үзе авиаглубинная разведка группасында хезмәт иткән, ә хәзер БПЛА расчетлары начальнигы.

–2023 елда “Сәлим” позывнойлы хәрби иптәшем: «Автомат күтәреп йөгерергә җитәр инде, яңа юнәлешне үзләштерергә кирәк», – дигәч, кереп киттем бу юнәлешкә. Башта Mavic, аннары FPV га күчтем. Контузиядән соң FPV расчеты саперы булдым. Бу махсус өйрәтелгән сугышчы, ул боеприпасны дронга беркетү белән шөгыльләнә. Аннары миңа расчетны ышанып тапшырдылар. Дроннар белән эшләү тәҗрибәсен Андреевка, Клещеевка өчен барган сугышларда алдым.

–Беренче истә калган тәҗрибәгез нинди?

2023 елда Андреевка янындагы юл ВСУ контрелендә иде. Шунда беренче тәҗрибә алдым – дошман пехотасының атакасын туктаттым. Ул вакытта пилотсыз очкычлар җитми иде. Сугышчыларга волонтерлар ярдәм итте, ватык дрон детальләреннән коптерлар җыялар иде. Аннары нәрсәсен яшереп торырга – үзебез дә акча җыеп сатып ала идек. Чөнки дроннар бик кирәк. Шулай ук алар белән эшләүче белгечләр дә кирәк. Заманча хәрби конфликтларда БПЛАдан башка булмый. Хәзер сугыш яланы – яңа технологияләр көрәше, – дип сөйләгән “Асад” “Башинформ” хәбәрчесенә.

Ул дроннар белән эшләүне 34 яшендә үзләштерә башлаган. Яңа хәрби фәнне тырышып, сугыш кырында өйрәнергә туры килгән. Хәзер дрон белән идарә итүчеләр сафын яшь сугышчылар тулыландыра. Ә аларның бармаклары уен приставкалары пультлары белән тиз эш итә белә.

–Әгәр кеше яшь, энергияле һәм дәрте ташып тора икән, моңа өстәп компьютер уеннарын да  яратучы икән, аның урыны безнең белән янәшә. Әлбәттә, психологик сыйфатлары буенча кеше нык булырга тиеш. Рух көчле булырга тиеш. БПЛА подразделениеләре урынны тикшерә, дошманның техникасын һәм тере көчен ачыклый һәм юк итә. Разведканы “мавик” алып бара һәм “удар” дроннарга координатларны җибәрә. Ә аннан инде юк итәсе генә.

Беләсезме, БПЛА сафларына эләгергә теләүчеләр күп, ләкин сайлау җитди. Безнед сафларга яңа көчләр кушылалар һәм без бергә җиңүгә ирешербез дип ышанабыз.

Фото: «Асад»ның  шәхси архивыннан

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас