Барлык яңалыклар

"БПЛА гаскәрләре – фронтны алга этәрүче төп көч"

 Бүген махсус хәрби операциядә пилотсыз аппаратлар гаскәрләре төп рольне уйный.

"БПЛА гаскәрләре –  фронтны алга этәрүче төп көч"
"БПЛА гаскәрләре – фронтны алга этәрүче төп көч"

 Бүген махсус хәрби операциядә пилотсыз аппаратлар гаскәрләре төп рольне уйный. Бер тәҗрибәле оператор барча взводка каршы тора ала.

Уфа шәһәреннән Макс позывной сугышчы махсус хәрби операциягә 2023 елның апрелендә «Башкортстан» полкы составында китә. Башта ул БМПда наводчик-оператор булып хезмәт итә. Бүген исә алгы сызыкта пилотсыз аппаратлар җыю белән шөгыльләнә. Макс махсус хәрби операция башланганнан алып стратегия берничә тапкыр үзгәргән, диләр.

- Махсус хәрби операциягә китүемә апрельда өч ел тула. Әлегә тактика тулысынча үзгәрде: без югары технологияләр сугышына күчтек. Дроннар һәм алар белән идарә иткән операторлар зур роль уйный. Шуңа күрә «Башкортстан» полкы базасында пилотсыз очу аппаратларын үзебез җитештерәбез һәм ремонтлыйбыз. Шушында ук БПЛА белән идарә итәргә өйрәтәбез, -ди Макс, - Бүген БПЛА гаскәрләре - фронтны алга этәрүче төп көч. Бер оста оператор барча взводны алмаштыра ала һәм безнең армияне зур югалтулардан саклый. "

Автор: Зөлфиә РӘХМӘТУЛЛИНА. 

Автор фотосы. “Башкортстан” гәзите. 

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас