Барлык яңалыклар

“Йөрәгем кушуы буенча”

“Гром” позывнойлы якташыбыз БПЛА гаскәрләренә күчүенең серен шулай аңлатты.

 

Былтыр Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республика белән идарә итү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырган иде. Алар арасында Зианчура районында туып-үскән өлкән лейтенант Данис Туктаров (исеме үзгәртелде) та бар иде. Ул генерал Шәйморатов медаленә ия булды.

Данис Юлай улы кечкенә чагыннан хәрби булам дип хыялланып үсә. Җиде ел Ишембай шәһәрендәге А.В.Достовалов исемендәге кадет корпусында укый, аннан Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесында белем ала. Аны тәмамлау белән бер айдан ул махсус хәрби операция зонасына хезмәткә юллана. Взвод командиры була, Запорожье һәм Херсон юнәлешләрендә хәрби бурычлар үти. Аннан штурм ротасы командиры була. Хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

Быел ул яңа оештырылган БПЛА гаскәрләрендә хезмәтен дәвам итәргә булган.

Данис белән телефон аша гына сөйләшеп, берничә сорау бирә алдым.

  • Данис, нигә нәкъ БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итәргә булдың?
  • Йөрәгем кушуы буенча шулай карар иттем. Минем сугыш тәҗрибәсен исәпкә алып, бу гаскәрләрдә кирәклегем күбрәк дип уйлыйм. Пилотсыз системалар гаскәрләре - Русия Кораллы Көчләрендә иң перспективалы һәм динамик үсеш алучы юнәлешләрнең берсе. Биредә яңа буын белгечләре - операторлар, инженерлар, аналитиклар хезмәт итә. БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү  - ул алдынгы технологияләр белән эшләү, әзерлек һәм җиһазлануның югары дәрәҗәсе, киләчәк белән бәйле кирәкле белгечлек, Русиянең хәвефсезлегенә һәм технологик үсешенә өлеш.
  • Сез яу кырында республикабыз халкының хәстәрлеген тоясызмы?
  • Минем бар булмышым –  ата-анам, туган республикамның тәрбиясе. Туган җирем миңа көч бирә, безнең табигатебез искиткеч матур, кешеләре кунакчыл һәм изге йөрәкле. Якташлардан гуманитар йөкләр килеп тора. Фронтның алгы сызыгында хезмәт иткән яугирләр бөтен ярдәм өчен дә рәхмәтен белдерә. Ялларымны мин  туган ягымда әти-әни, туганнарым янында үткәрәм.
  • Башкортстан егетләре сынатмыймы?
  • Без әлеге вакытта аналарыбыз, балаларыбыз, хатыннарыбызның тыныч тормышта яшәве өчен көрәшәбез. Кемнәр монда, алар барсы да йөрәге кушуы буенча килгән. Безне кадет корпусында ук Ватанны сөяргә, туган җирне дошманнардан сакларга өйрәтеп укыттылар. Барлык хәрби дусларыма хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Йөрәгебез типкәндә без Ватаныбызны саклаячакбыз, ата-бабаларыбыз кебек дошманга соңгы сулышыбызга кадәр каршы торачакбыз. Республика җитәкчеләренә МХО ветераннарына күрсәткән ярдәмнәре һәм хәстәрлекләре өчен, зур рәхмәтләремне җиткерәм.
Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас