Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең еллык юлламасында республика журналистлары эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үткән иде. Ул мәгълүмат сугышындагы тырышлыкларын югары бәяләде. Шулай ук хәрби хәбәрчеләрнең язмалары киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителүен, Башкортстан хәбәрчеләренең федераль журналистлар белән беррәттән МХО тарихын язуга зур өлеш кертүен ассызыклады.
Һөнәри эшчәнлекләреннән тыш, республика журналистлары гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар маскировка челтәрләре, буржуйка һәм окоп шәмнәре эшлиләр, шулай ук кирәкле корамаллар сатып алу өчен акча җыялар – аеруча игътибар хәзерге сугыш яланында төп роль уйнаган дроннарга һәм тепловизорларга бирелә.
Исегезгә төшерәбез, гыйнвар азагында “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты хезмәткәрләре республиканың Журналистлар союзы белән берлектә фронт өчен акча җыю игълан иткән иде. Нәтиҗәдә, республиканың гәзит-журналлары тырышлыгы белән кыска вакыт эчендә дрон, тепловизор, мотоцикл һәм генератор сатып алуга 600 мең сумнан артык акча җыелды. Үткән атнада шушы әйберләр “Башкортстан” полкы яугирләренә һәм республикадан мобилизацияләнгән егетләргә тапшырылды.
“Бүгенге шартларда заманча корамалларның һәм технологияләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлыйбыз. Алгы сызыктагы егетләр белән аралашканнан соң моңа тагын бер кат инандык. Бу юлы без тап дроннарга һәм тепловизорга басым ясап дөрес эшләдек, алар безнең яугирләрнең иминлеген тәэмин итәчәк”, – дип билгеләде “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина. Ул нәшрият йортына караган бөтен редакцияләр вәкилләренә битараф булмаганнары өчен аерым рәхмәтен белдерде.
“Республикабызның журналистлар берләшмәсенең ачык гражданлык позициясен күрсәтүләренә бик шатмын, – дип билгеләде республиканың Журналистлар союзы рәисе Вәдүт Исхаков. – Без фронтка алып барган бөтен нәрсәләр дә бик кирәк. Генераторны шунда ук ялан кухнясының эшен тәэмин итү өчен алдылар, ә дроннарны “Башкортостан” полкының БПЛА взводы командирына шәхсән тапшырдык. Барлык хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм. Безнең көч – бердәмлектә!”