Сабыйлар яугирләргә ярдәм итә.
Чакмагыш авылының 4 санлы балалар бакчасының «Бал кортлары» мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә матур эшләре белән дә ярдәм итәләр.
Бу сабыйлар яугирләргә үз куллары белән махсус бүләк – хуш исле үләнле һәм киптерелгән җиләкле чәйләр әзерләделәр. Алар бу эшне эчемлекнең һәр йотымы солдатларга туган як җылысын һәм аларны сагынып көтүләрен искә төшерүен теләп башкарды.
Иң дулкынландыргыч мизгел – хат язу булды. Хатларда – безнең яугирләребезнең батырлыгы өчен гади, ләкин шундый әһәмиятле һәм ихлас горурлык сүзләре. Сабыйлар бу юлларга үзләренең балаларча самимилыгын һәм җиңүгә ышанычларын салдылар.
Акциянең кульминациясе чын СВОда катнашучы герой белән очрашу булды. Нәниләр аңа үзе һәм хезмәттәшләре өчен зур ихласлык белән ясалган кечкенә бүләкләрен тапшырдылар.
Илсөяр Гайсина.