Барлык яңалыклар

"Барганыма һич тә үкенмим"

Гафури районында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Илья Макаров МХОда беренчеләрдән булып дроннар куллана башлаган кеше. Ул үз теләге белән алгы сызыкка китеп, пилотсыз аппарат объективы аша «сугышны күрергә» өйрәнә.

"Барганыма һич тә үкенмим"
"Барганыма һич тә үкенмим"

Башкортстанда яңа төр гаскәрләргә пилотсыз системалар бүлекчәләрен җыю дәвам итә. Алар узган ел ахырында барлыкка килде. Бу вазифага үзен яңа һөнәрдә сынап караучы ир-егетләр таләп ителә.

Гафури районында яшәүче хәрби хәрәкәтләр ветераны Илья Макаров МХОда беренчеләрдән булып дроннар куллана башлаган кеше. Ул үз теләге белән алгы сызыкка китеп, пилотсыз аппарат объективы аша «сугышны күрергә» өйрәнә. Әлеге вакытта ул хәрби комиссариатта эшли, булачак контрактчыларга консультацияләр бирә һәм документлар рәсмиләштерә.

-МХО зонасына барырга кайчан карар иттегез? Аңа кадәр кайда һәм кем булып эшләдегез?

-Махсус хәрби операциягә киткәнче мин эшкуарлык белән шөгыльләндем. Электр корылмалар ремонтлау буенча мастерскоем бар иде. Эшем яхшы гына барды. Ләкин мин үземне яу кырындагы егетләр янында күрдем. Корылмалар белән эшләү осталыгым булгач, андагы файдалырак эшләр башкара алуыма ышандым.

-МХОда кем булып хезмәт иттегез? Дроннар белән танышу ничек башланды?

-Башта мин снайпер булдым. Соңрак пилотсыз очучы аппаратлар белән эшли башладым. Без аларны кул белән җыеп диярлек сафка кертә идек. Хәзер исә алар махсус хәрби операциядә иң кирәкле һәм иң мөһим әйбер. МХОда дроннар бөтен җирдә кулланыла, чөнки алар һөҗүмнең төгәллеген арттыра, оборонаны көчәйтә һәм хезмәтне хәвефсезрәк итә.

-Димәк, техникага булган кызыксынуыгыз бушка китмәгән инде. Ләкин сезгә көннәрдән бер көнне махсус хәрби операциядән кайтырга туры килә?

-Әйе, сугышта каты яраландым, аягымны югалттым. Ләкин ул вакытлар инде артта калды, егетләр зарланырга тиеш түгел. Ходай шулай язган дип кабул итәм. Баргвныма һич тә үкенмим. Бүгенге көндә мин, шөкер, бар да яхшы. Эшлим, моннан тыш бизнес та алып барам.

-Сер булмаса, нәрсә белән шөгыльләнүегез турында тулырак сөйләсәгез иде.

-Аякны югалтканнан соң, реабилитация чорында бүгенге базарны өйрәндем. Нәрсәгә тотынсам, отышлы булыр дигән уй чыкмады баштан һәм яхшы идея үзеннән-үзе килде - бытбылдык үстереп карарга булдым. Тормыш иптәшем дә мине хуплады.

-Идеягез барып чыктымы соң?

- Башта берничәне генә үстереп карадык. Ите тәмле, йомшак, үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Шуннан соң инкубаторлар хәстәрен күрдек.

-Сезнең уегызча яңа барлыкка килгән гаскәрләргә нинди кешеләр килергә тиеш? Олыраклар эшли алачакмы?

-Монда нәкъ менә яшьләр кирәк, яшь чикләүләре юкка гына кертелмәгән - 45 яшьтән соң кешеләргә мондый технологияләрне үзләштерү авыррак. Яшьләр исә, бигрәк тә компьютер уеннары белән мавыкканнар, баштан ук фикерләүнең башка тибына, реакциянең югары тизлегенә ия һәм виртуаль киңлекне бик яхшы тоемлый. Ә заманча FPV-Дрон белән идарә итү — ул еш кына VR-күзлек яки монитор һәм кулдагы геймпад. Яңа буын өчен бик жайлы һәм гади. Шуңа күрә укыту күпкә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк уза.

Әйткәндәй, БПЛА операторларын әзерләү махсуслаштырылган уку үзәгендә ике ай дәвам итә. Оборона министрлыгы белән килешү сугышчыны аның ризалыгыннан башка икенче вазифага күчермәячәкләрен гарантияли. Хезмәт нәтиҗәлелеге өчен барлык ташламалар һәм премияләр каралган. Тулырак мәгълүматны 122 номерыннан белергә була.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас