МХОда катнашучыларны медицина тернәкләндерүе республиканың барлык медицина округларында тәүлек буе эшли торган стационарларда һәм амбулатор-поликлиника шартларында үткәрелә. Пациентларны маршрутлаштыру Русия Оборона министрлыгы госпитале (хәрби-табиб экспертизасы үзәге), республиканың медицина оешмалары аша яки сугышчының үз мөрәҗәгате буенча башкарыла.
- Егетләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча республиканың әйдәп баручы учреждениесе булып Республика сугыш ветераннары госпитале тора. 2025 елда аны комплекслы медицина реабилитациясен оештыру буенча Русиядә иң яхшысы дип таныдылар, – дип билгеләде Айрат Рәхмәтуллин. - МХО башланганнан бирле госпитальдә амбулатор рәвештә 5,5 мең, стационар рәвештә 2,5 мең кеше дәваланды, 1,5 меңнән артык кеше тернәкләнде. Аларның күбесе хезмәтен дәвам итү өчен алгы сызыкка кайткан.
Моннан тыш, Башкортстанда Республика клиник психотерапия үзәге (РКПЦ) базасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын психологик тернәкләндерү үзәге ачылды. МХО башланганнан бирле биредә 450ләп МХО катнашучысы һәм аларның туганнары тернәкләндерү узган.
Фото: bashkortostan.er.ru