Барлык яңалыклар

Илеш районы башлыгы яугирләргә ярдәм илткән

Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин махсус хәрби операция зонасындагы яугир егетләргә кирәк-яраклар илтеп тапшырган.

Илеш районы башлыгы яугирләргә ярдәм илткән
Илеш районы башлыгы яугирләргә ярдәм илткән

 - Безнең сакчыларга гуманитар йөк алып бару буенча чираттагы миссия уңышлы тәмамланды. Зур булмаган, ләкин мөһим посылкалардан алып автомобильләргә кадәр - барысы да безнең сугышчылар кулына тапшырылган. Алгы сызыктагы егетләр безнең ярдәмне тоялар һәм барлык район халкына зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Ә еләгем бар: үзегезне саклагыз, егетләр! Сезне өйдә Җиңү белән көтәбез. Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә, - диде Илдар Иршат улы.

Яу кырындагы офицерлар һәм солдатлар да гуманитар конвойны китерүчеләргә һәм анда катнашучылар Илеш районы халкына ярдәмчел һәм битараф булмаганнары өчен ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. Сугыш хәрәкәтләре тизрәк тәмамлансын, якташларыбыз исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын.

Фото: Илдар Мостафинның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.

Илеш районы башлыгы яугирләргә ярдәм илткән
Илеш районы башлыгы яугирләргә ярдәм илткән
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас