Барлык яңалыклар

Алар – армиянең “күзләре” һәм ”куллары”

БПЛА операторы – XXI гасыр һөнәре.

vestiprim.ru
Фото: vestiprim.ru

Вакыт бара, замана үзгәрә – алар белән бергә яңа һөнәрләр барлыкка килә. Шуларның берсе – пилотсыз очкыч операторлары. Бүген, бигрәк тә махсус хәрби операция шартларында, бу һөнәр аеруча мөһимгә һәм абруйлыга әйләнде. Тәүлек буе күзәтү алып баручы, дошманның хәрәкәтен теркәүче, артиллерия координаталарын тапшыручы һәм сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашучы БПЛА операторларының махсус операциягә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый.

Моннан дистә ел элек кенә БПЛА операторлары турында бик аз хәбәрдар идек, хәзер инде алар хакында ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр. Замана һөнәре аеруча яшь егетләр өчен кызыклы, чөнки компьютер программаларын һәм уеннарын яхшы белгән яшьләр өчен дроннар белән эш итүгә өйрәнү җиңел бирелә. Икенчедән, пилотсыз аппаратлар белән идарә итә белү бүгенге армиядә абруйлы санала. Ни дисәң дә, БПЛА операторы – ул армиянең күзләре һәм куллары. Шуңа аларны сугыш кырында хөрмәт итәләр һәм бәялиләр, диләр хәрбиләр.

Кем ул БПЛА операторы?

Бүген МХО зонасында пилотсыз очкычлар – ул техника гына түгел, ә яңа чынбарлык. Әгәр элек “сугыш алласы” дип артиллерия саналса, хәзер бу титул ышанычлы рәвештә БПЛА операторларына күчә. Бүген дроннардан башка бер генә операция дә үтми. Алар сугыш кырына зур үзгәрешләр алып килде. Иң мөһиме – алар аны “үтә күренмәле” ясады, диләр. Чөнки бүген җирдә хәрәкәт итүчеләрне һавадан ничәмә-ничә “күз карап тора”. Шуңа күренми калу мөмкинлеге бик аз. Һәр хәрәкәт, һәр яңа позиция яки якынлашып килүче техника шунда ук прицелга эләгә. Шуңа сугыш алымнары да үзгәрә. Хәзер солдатлары яки танклары күбрәк булган як түгел, ә һавадан яхшырак күргән һәм тизрәк һөҗүм ясаган як җиңә.

Һәм бу эш БПЛА операторларының осталыгына бәйле. Ә ул – пульт тотып утыручы гына түгел, ә пилот та, разведчик та, техник һәм тактик та. Хәрби операциянең уңышы аның карарларны дөрес кабул итә һәм төгәл эш итә белүенә бәйле. Моның өчен, әлбәттә, өйрәнергә кирәк. Дроннар белән идарә итә белергә өйрәнү яу кырында түгел, теориядән һәм компьютердан башлана. Булачак операторлар аэродинамика нигезләрен, радиоидарә принципларын, картографияне һәм куллану тактикасын өйрәнә. Башта махсус симуляторларда тәҗрибә туплыйлар. Реакция автоматизмга кадәр барып җитәргә тиеш. Югыйсә, реаль һәм кыйммәтле аппаратларны җимерүең бар. Кул шомаргач, чын пульт белән эшләүгә күчәләр. Башта гади, еш кына гражданлык квадрокоптерларында шөгыльләнәләр. “Аппаратны тою, аны үзеңнең бер өлешең кебек итеп хис итү мөһим”, – диләр инструкторлар.

Аннары БПЛА белән эшләүнең төрле юнәлешләре буенча аерым укулар башлана. Кемдер разведка һәм корректировканы тирәнтен өйрәнә, кемдер һөҗүм итүче FPV-дроннарны очыру серләренә төшенә. Аннары сугышка максималь якын шартлар булдырылган полигоннарда тәҗрибә туплыйлар. Сынауларны яхшы үтүчеләрне яу кырына ышаныч белән җибәрергә була.

Төп бурыч

Яу яланында операторның төп бурычы – реаль вакыт режимында дошманның хәрәкәте, позицияләрнең торышы һәм бәрелешләр линиясендәге хәл турындагы мәгълүматны тапшыручы пилотсыз очкыч белән идарә итү. Шулай итеп, БПЛА операторы разведка, артиллерия һәм штурм подразделениеләре арасында бәйләүче звенога әверелә. Әгәр элек разведка өчен сәгатьләр һәм хәтта көннәр кирәк булса, бүген оператор мәгълүматларны реаль вакыт режимында тапшырырга сәләтле.

БПЛА ничек эшләвен аңлау өчен аның төп функцияләрен карарга кирәк. Бүгенге пилотсыз очкыч заманча камералар, тепловизорлар, навигация системалары һәм элемтә чаралары белән җиһазландырылган. Идарә итү саклана торган каналлар аша башкарыла, бу операторга вакыйгаларны “кош очышы биеклегеннән” күрергә мөмкинлек бирә.

Операторлар пилотсыз очкычларның төрлесе белән эш итә белергә тиеш.  Мәсәлән, разведка аппаратлары шактый биектә эш итә һәм гомум хәлне теркәп бара, һөҗүм итү дроннары алдан билгеләнгән максатларга һөҗүмнәр ясый, кече квадрокоптерлар түбән биеклектә эшлиләр һәм пехота подразделениеләренә ярдәм күрсәтәләр. Болар барысы бергә сугышны нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирә.

Әйткәндәй, дрон өчен зенит утыннан да куркынычрак нәрсә бар, ул – радиоэлектрон көрәш станциясе (РЭБ). Ул идарә һәм навигация каналларын томалый торган көчле каршылыклар тудыра. Дрон оператор белән элемтәне югалта, һавада теләсә ничек бөтерелә башлый һәм егылып төшә. РЭБ белән көрәш – ул даими дуэль. Операторлар һәм инженерлар аны урауның яңа ысулларын уйлап таба. Мәсәлән, программалаштырылган автопилотлар кулланыла, алар дронны даими элемтәсез кирәкле нокталар буенча алып бара. Шулай ук ешлыкларны тиз алыштыру системалары кулланыла, җир өсте ретрансляторлары куела. Бу – югары технологияләр каршылыгы сугышы, монда кем тизрәк уйлап таба, кем откыр һәм җитез – шул җиңә.

Киләчәк турында уйлап...

Технологияләр үсешкән саен пилотсыз очкыч операторларының роле дә артачак. Инде бүген үк очу вакыты киңәйтелгән, йөк күтәрүчәнлеге арттырылган һәм ясалма интеллект системасы булган пилотсыз очкычлар барлыкка килә. Алар сугышта тагын да катлаулырак бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәер, тыныч тормышта да алар киңрәк кулланылыш ала барачак.

Шуңа пилотсыз очкыч операторы бер елга яки хәрби хәрәкәтләр вакытында гына тихтыяҗ була торган һөнәр түгел. Ул киләчәк карьера өчен ныклы нигез булырга мөмкин. Чөнки бу һөнәр ияләре басым астында карарлар кабул итә, кыйммәтле техника өчен үзенә җаваплылык ала белергә өйрәнә. Тыныч тормыштагы эш бирүчеләргә мондый белгечләр һәрвакыт кирәк. Шуңа МХО тәмамлангач, кайда барырмын дип һич уйларга түгел. Теләге булганнар, хәрби хезмәтен дәвам итеп, яшьләрне дроннар белән эшләү серләренә өйрәтә алачак. Икенчеләр агрономиягә яки төзелешкә китә ала. Ә кемдер үз шәхси эшен ачып җибәрергә дә мөмкин. Һәрхәлдә, алгы сызыкта алган күнекмәләр киләчәк өчен куәтле старт капиталы  булачак, дип ышандыра экспертлар.

Пилотсыз очкычлар заманы әле башлана гына. Һәм иң катлаулы вакытта аның башында торучыларның киләчәктә алдынгы урыннарны яулау мөмкинлеге зур.

Махсус хәрби операция исә сугыш алып баруның яңа алымнарын булдырырга этәрде. Пилотсыз системалар гаскәрләрен булдыру карары да нәкъ менә хәрби конфликт барышында алынган тәҗрибә нигезендә туды.

 ***

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләрен искә төшерәбез:

- БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителә. Аларның хезмәте бәрелеш сызыгыннан еракта бара.

- Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып билгеләнгән срокка төзелә. Ул тәмамланганнан соң хезмәттән китәргә яки яңасын төзергә мөмкин.

- Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Контрактта язылуынча, хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый.

- БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда билгеләнгән барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр карала.

- Студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

- Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар: дошманнарга уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 000 сумнан 500 000 сумга кадәр өстәмә түләү карала.

БПЛА подразделениеләрендә хезмәт итү белән кызыксынучылар  мәгълүматны башбат.рф сайтында, шулай ук 122 номеры буенча белә ала.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас