Вячеслав Андрев – Стәрлетамак шәһәреннән. Беренче пластик операцияне аңа 2025 елның декабрендә ясаган булганнар. Шушы көннәрдә ул икенчесен үткәргән. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы пластик хирургия белән шөгыльләнгән бер клиника белән килешү төзегән һәм шуның нәтиҗәсендә ветеранга операция ясаганнар.
Башкортстанда “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды белән 73 медицина оешмасы хезмәттәшлек итә. Алар СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына реабилитация, медицина хезмәтләре күрсәтә.
Вячеслав Андреев – пластик операция ясалган беренче СВО ветераны. Ул башта артиллериядә хезмәт иткән, аннан пехотада. 2024 елның маенда хәрби бурычын үтәгәндә күп яралар ала: аның янында дрон шартлый. Хирурглар аның гомерен коткарып алып калалган, ә менә йөзендә күп җөйләр һәм яра эзләре калган. Шул сәбәпле 33 яшьлек ир үзен ышанычлы итеп тоя алмаган.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды эшли башлаганнан алып аларга 3 меңләп СВО ветераны медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 1500 ветеран психологик ярдәм алган, 900 ветеран комплекслы реабилитация үткән. Дәүләт фонды шәхси клиникалар белән дә хезмәттәшлек итә.
- Без сугышчыларыбызга ярдәм итәргә теләгән күп кенә оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәбез. Шуларның берсе – пластик хирургия клиникасы. Хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә без ай саен сугышта йөзләре җәрәхәтләнгән СВО ветераннарын бушлай операцияләргә җибәрәчәкбез. Ватаныбыз алдындагы бурычларын намус белән үтәүчеләргә ярдәм иткән барлык партнерларыбызга рәхмәтлебез, – диде «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортостан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина. «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәмендә бөтен Россия буенча махсус хәрби операциянең 280 000 нән артык ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары медицина ярдәме һәм тернәкләндерү алды.
- Медицина ярдәме, психологик ярдәм һәм комплекслы тернәкләндерү безнең өчен Фонд эшли башлаганнан бирле һичшиксез өстенлекле юнәлешкә әйләнде. Партнерлар белән берлектә без яклаучыларыбыз илебезнең теләсә кайсы төбәгендә квалификацияле һәм югары технологияле ярдәм алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Аларга иң яхшы клиникалар һәм теләсә кайсы белгечлекнең иң яхшы белгечләре, илебез медицинасының иң алдынгы технологияләре мөмкин,-дип билгеләде статс – секретарь, РФ оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар»фонды рәисе Анна Цивилева.
Текст Галина Морозова, фото – пресс-служба филиала ФЗО.