Барлык яңалыклар

“Тыныч тормышта да бу һөнәр файдалы булачак”

Башкортстан яугирләре СВО зонасында БПЛА куллану осталыгын камилләштерә.

“Тыныч тормышта да бу һөнәр файдалы булачак”
“Тыныч тормышта да бу һөнәр файдалы булачак”

 

Башкортстан яугирләре СВО зонасында БПЛА куллану осталыгын камилләштерә.

«Без су асты гаскәрләре дә, элемтәчеләр дә, бортстрелкалар да түгел, без пилотсыз очкычларны төймәгә бер басуда очырып җибәрәбез«, - ди горурлык белән Октябрьскийдан СВОга киткән “Депутат" кушаматлы БПЛА операторы. Башкортстан егете Запорожье өлкәсендә иң мөһим юнәлешләрнең берсендә хезмәт итә, разведка-удар дроннар отделениесе белән командалык итә.

Контрактчы ир-егет белдерүенчә, аның бүлекчәсендә күп функцияле коптерлар тәүлек буе разведка ясау һәм югары төгәллектә һөҗүм итү бурычларын уңышлы берләштерә. Алар озак вакыт һавада булырга, позицияләрне, техниканы һәм ВСУның гаскәрләрен табарга һәм юк итәргә сәләтле. "Территорияләрне кош очышы биеклегеннән колачлау элек кайбер сәбәпләр белән мөмкин түгел иде. Хәзер барысы да күпкә гадирәк һәм нәтиҗәлерәк. Бармакларыбызны бер басу белән зур мәйданнарны күзәтәбез. Бөркетләр кебек- биектә очабыз, еракка һәм үткен күрәбез һәм, кирәк булганда, кискен һөҗүм ясыйбыз.

 

БПЛАның өстенлекләре аермачык. Бу-маневрлылык, төгәллек, көтелмәгәнлек, кошлар биеклегенгдә очу, шул ук вакытта дошман безне күрми дә, ишетми дә. Без максатны шаккатырганчы ук аның өстеннән очып уза алабыз. Әгәр элек разведчик бинокль ярдәмендә төзәткән булса, хәзер бу бурычларны БПЛА хәл итә. Иң мөһиме, без разведчикларга гына түгел, артиллеристларга, танкистларга, штурм группаларына да ярдәм итәбез. Мин һәм минем иптәшләрем үзебезнең хәрби белгечлегебез белән бик горурланабыз. Аңа югары дәрәҗәдә ихтыяҗ бар. Беренчедән – бу хәрби хәрәкәтләрнең барлык аспектларын үзгәртә торган гаскәрләрнең яңа төре. Икенчедән, яңа технологияләр армиядә дә кулланыла. Алгарыштан калышмаска, кораллануның яңа төрен булдырырга һәм модернизацияләргә кирәк”, – ди “Депутат".

"Депутат" яңа технологияләрнең әһәмияте һәм җитештерүне үстерү турында ишетеп кенә белми. СВО зонасында хезмәт иткәнче ир-ат вахта методы белән Ерак Көнчыгышта җитештерү-техник бүлегенең әйдәүче инженеры булган. Ул — хәстәрлекле әти һәм яратучы ир. Спорт белән актив шөгыльләнә. “Депутат” Русияне бик яратуын, “Ватан” сүзенең аның өчен тирән мәгънәле булуын һәм ул явызлыкка каршы алынган ил белән горурлануын белдерә.

2024 елның гыйнварында «Депутат» Башкортстанның башка ир-егетләре белән иңгә-иң куеп нацизмга каршы фронтка китәргә карар кабул итә.

"Русия һәрвакыт сүздә түгел, ә эштә патриот булган кешеләр белән дан тотты. Минем әти-әнием дә шулай тәрбияләде. Әти- әни туган якны, Ватанны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, көчсезләрне якларга, гаиләне яратырга һәм сакларга, дуслыкның кадерен белергә өйрәттеләр. Минем бабам Вениамин Дәүләт улы Байтеряков Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача фронт юлларын узган. Фронтка 1941 елда китә, аңа 16 яшь була. Өенә 1946 елда кайта. Әбием Мария Кирилловна Байтерякова да үзен Җиңүгә багышлады, таңнан -таңга кадәр тылда хезмәт иткән. Минем дусларым беренче көннәрдән үк, 2022 елда Донбассны якларга киттеләр. Ничек мин читтә кала алдым? Мине мобилизацияләделәр, әмма сәламәтлегем буенча өйдә калдырдылар. Мин, һичшиксез, сафка басам, дип үз-үземә сүз бирдем. Терелдем. Һәм көн саен бер генә нәрсә турында уйладым — фронтка китәргә вакыт!

Бервакыт хатыны белән сөйләштем. Ул минем карарга кискен каршы иде, ләкин мин үз сүземдә нык тордым. Чираттагы проектны тапшыруга әзерләгән җитәкчесе белән дә сөйләштем. Ул мине аңлады һәм каршы килмәде”, -– ди “Депутат".

“Депутат” юлланган бүлекчәдә БПЛА операторлары төркемен төзегәннәр. Якташыбыз техника һәм электроника белән  һәрвакыт бик дус булган, шуңа күрә  дроннар операторы вазыйфасына үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Командование хуплаган.

"Гомумән алганда, мин әлеге эшнең үзенчәлеген аңлый идем. Кайбер күнекмәләр дә, предметны белү дә бар иде инде. Ләкин фронтта темага бик җентекләп чумарга туры килде. Ялгышкан чаклар да булды. Ләкин дрончылар белгәгне белән һәрвакыт бер-берсе белән уртаклашалар. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә без профессионал булдык.

Теләк булса, осталык килә. Без бит үҗәт. Шуңа күрә безнең Армия солдатлары куркусыз һәм җиңелмәс", - ди «Депутат». Ул хезмәттәше белән хәбри бурыч белән чыкканда туган бер очракны искә төшерә.

Якынча юлның уртасын узуга аларга дошманның FPV-дроны һөҗүм итә. Дошман «камикадзе”сы «пикировкаларга тотына, ләкин бу егетләр вакытында күреп алып, бетон койма артына ышыкланалар. Аллаһ ул вакытта безнең егетләрне дошманның оста булмаган операторыннан саклап калган. Куркыныч үтеп киткәч, «Депутат» һәм аның иптәше торак пунктка китәләр. Әмма бермәлне үзләре күптән түгел үткән юлда унлап, бәлки күбрәк тә, гади гражданнар утырган фуралар һәм автомобильләр колоннасын күреп калалар.

"Хәзер бу кешеләр дошман дроннары астында калыр дип уйладык. Мин яудашыма мине ут белән капларга һәм колоннаны тоткарларга куштым, ә үзем ышыктан йөгереп чыктым һәм FPV-дронга ут ачтым. Минем напарник гражданнарга берни дә янамавын контрольдә тотты һәм үзе дә дронга ата башлады. Нәтиҗәдә, без аны бәреп төшердек һәм колонна юлын дәвам итте. Аллаһка шөкер, корбаннар булмады” - дип сөйләгән “Депутат".

Хәзер БПЛА операторлары сафына яшьрәк егетләрне сайлап алалар һәм бу дөрес, ди “Депутат". Аның фикеренчә, яшь дрончыларның бармак моторикасы да яхшырак, фикерләү һәм координация тизрәк.

“Яшьләргә җиңелрәк, алар физик яктан әзеррәк. Әмма БПЛА операторлары эшендә иң мөһиме бу гына түгел. Психологик кәеф һәм башкарган эшне аңлау мөһим. Һәм теләк, бу хакта мин әйттем инде. Тыныч тормышта да бу һөнәр файдалы булачак”, - ди “Депутат".

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас