Колоннаны шәһәр администрациясе башлыгы Алексей Пальчинский озата барды. Башкортстан хәрбиләре якташларыннан автомобиль һәм мотоцикл, төзелеш материаллары, автомобиль запас частьләре, электр кабеле, инструментлар, маскировка челтәрләре, җылы юрганнар, йокы капчыклары һәм башка милек алдылар.
Сугышчылар белән очрашуда Пальчинский Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән аларга генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды. Моңарчы Башкортстаннан махсус хәрби операция зонасына төбәк җитәкчесе кушуы буенча 173нче гуманитар конвой китергәннәр, дип хәбәр иткән иде «Башинформ».
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.