Барлык яңалыклар

БПЛА “күзләре”

Алардан башка бүгенге яу кырында уңышка ирешү мөмкин түгел.

БПЛА “күзләре”
БПЛА “күзләре”

Ышанырлык та түгел кебек, ләкин гамәлдә нәкъ шулай: пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА), бүген инде без кайчандыр караган фантастика фильмнары кысаларыннан чыгып, тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.  Аеруча хәрби хәрәкәтләрне бүген алардан башка күз алдына китереп булмый.

   -Мин, командир буларак, киләчәктә БПЛА юнәлешен тагын да үстерү иң мөһим эшләрнең берсе дип уйлыйм,- ди бу уңайдан Башкортстанның мобиль кешеләр резервы полкының штаб начальнигы Самат Минисламов.- Безнең подразделениедән дә үз теләге белән “БАРС” (илнең сугышчан армия резервы) ирекле отрядларына хезмәт итәргә китүче егетләр бар. Аларны үзе белән алган һәм шул отрядта хезмәт иткән Уфа егете баштан ук барсын да аңлатты. “Баргач та булачак операторларга 100 мең сум подъемный акча бирәләр, алдан ук кимендә 100 мең сум премия түләнә. Хезмәт хакы 220 мең сумнан башлана һәм, дошманның күпме техникасын сафтан чыгаруын исәпкә алып, 100 меңнән алып 250 мең сумга кадәр премия түләнә” , -диде ул. Менә шулай итеп, элиталы БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең хезмәтен дәүләтебез югары бәяли.

   -Самат Рәлисович, сез – зур хәрби тәҗрибәгә ия кеше. Үзегез турында әйтеп үтегез әле?

   -Балтачның Көнтүгеш авылынан мин, балачактан хәрби булырга хыялландым һәм үз максатыма ирештем. Дәүләт разведка идарәсендә хезмәт иткән елларда күп кенә илләрдә хәрби бурычларны үтәргә туры килде. 2011 елда хаклы ялга чыкканнан соң байтак еллар контракт төзеп хезмәт иттем.

   -БПЛА белән якыннан танышу кайчан булды?

   -Безнең гаскәрләрдә аларны куллану 2007нче елларда укбашланды, ләкин баштарак киң кулланышка кереп китә алмады кебек. 2020 елда Африка корпусында хезмәттә булырга туры килде, менә анда инде БПЛАны уңышлы куллана идек. Чөнки Сахара чүллекләре гаять зур, бар җирлекләрне дә күреп бетерерлек түгел, менә шунда әйләнеп-күзәтеп кайтырга пилотсыз аппаратларны файдаландык.

   2022 елда МХОга барырга үз теләгем белән контракт төзедем. Ел башында МХОда штурм БПЛАлары бик юк иде әле, нигездә разведка өчен файдаландылар.Үзегез беләсез, Русиягә каршы Европаның илледән артык иле сугыша башлады һәм аларУкраинага заманча дроннар җибәрде. Дошманның алар белән тәэмин ителеше безнекенә караганда күпкә яхшырак иде ул чакта. Дошман БПЛАлары безнең хәрәкәтне күзәтү өчен һәрдаим күктә"асылынып" тордылар, координаталарны тапшырдылар, артиллерия утына төзәтмәләр керттеләр.Ничек кенә тырышсаң да, качу авыр иде алардан. Безкүп егетләрне югалттык... Менә шул вакытта ук мин бүгенге заман шартларында пилотсыз очкычларсыз сугышу мөмкин түгеллеген аңладым.

-Дошманның уч төбендә кебек булгансыз бит, ул мәхшәрдә нихәл чыдарга кирәк?

   -Адреналин кайный инде ул чакта, тик хәрби анты сугышчыдан алга баруны, дошманны юк итү өчен бар тырышлыкны салуны таләп итә. Ярты ел булдым яу кырында, аннан 4-5 метр аралыкта көчле шартлау яңгырады һәм мин көчле контузия алдым. Дәваланган вакытта мобилизация башланды. Тик миңа алган яраларым аркасында тылда калырга туры килде. Башта “РОСНЕФТЬ” компаниясенең хәрби сак хезмәтенә урнаштым, ләкин һаман шул сугыш яралары аркасында 2023 елда аннан да китәргә туры килде, чөнки организм өчен физик көчергәнешләр бирү ярамаганлыгы ачыкланды. Ләкин резервта калдым һәм бүгенге көндә илебез, республикабыз иминлеген тәэмин итү өчен бар тырышлыгымны салам.

   - Бүген сезнең тынгысыз хезмәтегез нидән гыйбарәт?

   -Хәвефсезлекне арттыру һәм мөһим объектларны — нефть эшкәртү заводларын, газүткәргечләрне, энергетика предприятиеләрен саклау максатында сугышчыларны әзерләү белән шөгыльләнәбез.  Критик мөһим инфраструктураны яклау төбәкнең һәм илнең икътисади тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый.

   Шулай ук безнең бурыч – республика җирлегендәге стратегик объектларны саклау, су басулар, янгыннар табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтүдә катнашу. Бу төбәкне сакларга тиешле тыл бүлекчәләре була инде.

  Минем кул астында бүген бик күп кешеләр исәптә тора. Безнең резервистлар һәрдаим республика иминлеге сагында: Уфа һәм Салаваттагы мөһим объектларны БПЛА һөҗүменнән саклый. Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров саклау объектларын тагын да дүрт ноктага арттыру кирәклеге хакында әйтте. Боларга Туймазы, Яңавыл, УМПО һәм Стәрлетамак керәчәк. Димәк, безнең подразделение бу мөһим объектларны саклау өчен тагын да артырга тиеш булачак.

-Резервистларның хезмәте белән таныштырыгыз әле?

   -Контракт төзегән кешеләр елына чиратлап якынча 2 ай чамасы хезмәт итә. Мәсәлән, сез журналист булып эшлисез, ди (әлбәттә, сүз ир-атлар хакында бара. Бездә хезмәттә булган меңнән артык кеше – барсы да көчле җенес вәкилләре). Менә повестка килә: военкомат сезне ике айга хәрби хезмәткә чакыра. Бу вакыт эчендә кешенең эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана һәм армия түләве дә (30-50 мең сум чамасы) бара. Тәүлегенә 3 тапкыр ашату, саклык чаралары һәм автомобиль белән тәэмин итүне завод үз өстенә ала. Корал белән хәрбиләр тәэмин итә. Объектларны саклау ел әйләнәсенә дәвам итә: резервистларның бер өлеше килә, 2 ай хезмәт итә, аннан аларны киләселәре алыштыра.

   Егетләр килү белән башта Оренбург өлкәсенең Тоцкое поселогы тирәсендә ике атна өйрәнүләр үтә, аннан 45 көн дәвамында дежурда торалар.   

-Дежур тору ул?

   -Объектлар, мәсәлән, завод резервистлар өчен үз бинасында яшәр урын бүлә (казармалар юк инде, моның өчен ниндидер бинаны бушатып, уңайлыклар булдырыла).

   Безнең хәрбиләр бит иртән эшкә барып, кич кайтмый, алар тәүлекләр әйләнәсенә хәрби хезмәттә! Мәсәлән, теләсә кайсы мизгелдә дежур шалтырата һәм БПЛА тревогасы хакында хәбәр итә. Егетләр тиз үк махсус киемнәрдә позицияләргә чыгалар. Күпмедер вакыттан соң (5 сәгатьтән соңмы ул, 10 сәгать үткәннән соңмы) дежур шалтыратып, БПЛА хәвефе үтүен хәбәр итә. Шул чакта гына алар, коралларын тапшырып, казармага кайта.

-Сезнең шәхсән өстәмә эшләр алып баруыгызны да беләбез.

   -Мин дә контракт буенча резервта торам һәм елына ике ай шулай ук хәрби хезмәттә булам. Шулай ук ел әйләнәсенә резервистларны берләштергән чат алып барам. Анда егетләр үзләрен борчыган сорауларны бирә, киңәш сорый. Барысы белән дә тыгыз элемтәдә торам, кирәкле ярдәмне күрсәтергә тырышам. Менә март аенда бер төркем егетләребез Тоцкоега китәргә җыена, икенчеләре әлеге вакытта хәрби постта дежурлык алып баралар. Берничә йөз кеше апрельдә сборларга әзерләнә, апрель аенда махсус җыеннар булуы мөмкин. Алар арасында бәйләнеш тотам. Хәрби званиям – майор, командир буларак, әгәр сборлар була икән, мин анда булырга бурычлы.

-Тагын да БПЛА темасына әйләнеп кайтыйк әле. Үз тәҗрибәгездән чыгыпәйтә аласызмы, бер оператор ничә кешене алыштыра ала?

   -Мин спецназда хезмәт үткән кеше буларак шуны әйтә алам: элек без 3-4 мең метр биеклектә-тауларда, дошманнарның кайда качып ятуын, аларның базалары кайда урнашуын ачыклар өчен атналар буена йөри идек. Шул вакытта сукмакларда күпме миналар урнаштырылган, боевиклар очрап, безне харап итү куркынычы бихисап була иде. Ул чакта 15 кеше атналар буена башкарган эшне бүген 4-5 кешелек экипаж берничә сәгать эчендә башкара ала!Һәм үзләре әле еракка дайөрми, миналарга да басмый, дошманга да каршы очрамый. Чөнки алар аралыктан БПЛА “күзләре” белән күрәләр. Дошман аппаратны юк иткән хәлдә дә, ул онлайн форматта шактый мәгълүматны тапшырып өлгерә һәм солдат гомерләрен саклап кала. Ә солдат гомере – иң югары бәя!

-Бүген МХОда БПЛАны нинди максатларда кулланалар?

   -Тәү чиратта, разведкада. Шулай ук пилотсыз очу аппаратына төрле шартлаткычлар урнаштырып, дошман солдатларын, миллионнарча доллар торган куәтле техникасында сафтан чыгарырга мөмкин. Шулай ук БПЛАлар яралыларны яу кырыннан чыгару, алгы сызыктагыларга боеприпаслар илтү өчен дә уңышлы файдаланыла. Гомумән, бүген аларсыз махсус хәрби операциянең яу кырын күз алдына да китереп булмый. Нәкъ менә шуңа да Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә пилотсыз авиация белгечләрен әзерләү аерым юнәлеш итеп карала, ә хезмәт шартлары һәм таләпләре башка хәрби подразделениеләрнекеннән шактый аерылып тора.

-Бәлки, сезнең белән әңгәмәне укыгач, БПЛА операторы булырга теләк белдерүчеләр булыр. Аларга ни әйтерсез?

   -Ватанын саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы, шуңа да “афәрин” дияр идем. Бүген теләгән һәркем БПЛАны авызлыкларга өйрәнә ала, теләге генә булсын! Белгечләр кемнең нигә сәләтле икәнен шунда ук күреп алып, кирәкле юнәлешкә бора ала. Бу өлкәдә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен яшь буенча киртәләр юк. Яу кырындагы ир-егетләребезгә яхшы хезмәт итеп, гаиләләренә исән-имин урап кайтуларын телим.

   Командир буларак, үземә подразделениедә бу юнәлешне максатчан рәвештә үстерергә кирәк дип саныйм. Моның өчен БПЛА төрләрен җентекләп өйрәнергә, аларны төрле ситуацияләрдә куллану үзенчәлекләрен белергә кирәк. Минем үземә курс узарга, шулай ук резерв катнашучысын дроннар белән идарә итәргә өйрәтергә кирәк. Кандидатларны билгеле бер таләпләр буенча сайлап алу өчен, үзем дә барлык нечкәлекләрне аңларга тиешмен. Мобиль резервның шәхси составын өйрәтү өчен мондый программа булдырылырга тиеш!

                                                 Гөлара Арсланова әңгәмәләште.

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас