Быел Башкортстанда СВОда катнашкан яугирләргә ярдәм итү чараларының өстенлекле юнәлеше булып алар белән үз эшләрен ачу өчен социаль контрактлар төзү тора. 200ләп килешү төзелергә ниятләнә. Яугир-ветераннарның керемнәрен исәпкә алмаячаклар. Бу турыда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова белдерде.
Моңа кадәр сигез ветеранның социаль контракт нигезендә үз ңшен ачуы билгеле булган иде.
Ольга Кабанова әйтүенчә, социаль контрактлар баласы булган галиәләргә дә үз эшләрен ачарга ярдәм итә. Былтыр 718 млн сумга 4 мең контракт төзелгән. Бу 2,2 мең гаиләгә үз эшен ачарга ярдәм иткән.