Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
28 февраль , 11:49

Ярмәкәй районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм илткән

Махсус хәрби операция зонасына Ярмәкәй районыннан гуманитар йөк килде. Колоннаны муниципалитет хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров озатып барды.

Ярмәкәй районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм илткән
Ярмәкәй районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм илткән

Ярдәм Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына, Запорожье һәм Белгород өлкәләрендә хәрби бурычларны үтәүче яугирләргә тапшырылды. Сугышчылар бензопычкылар, төзелеш материаллары, генераторлар, инструментлар, хуҗалык товарлары, азык-төлек җыелмалары, медикаментлар, маскировка челтәрләре һәм блиндаж шәмнәре алдылар. Шулай ук хәрбиләргә игелекле җанлы якташларыннан «Нива» автомобильләре китерелде. Моннан тыш, алгы сызыкка район мәдәният сарае артистлары да килгән иде. Әйтергә кирәк, моңарчы яу кыры зонасында хәрбиләр алдында артист Зәйнетдин чыгыш ясаган иде. Ул «Башкортостан» мотоукчылар полкында концерт бирде.

Яугир ир-егетләр район җитәкчесе Рөстәм Әлимгафаровка да рәхмәт белдерделәр.

«Барыгызга да Запорожье юнәлешендә чираттагы гумконвой өчен ихлас рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Читтә калмаган, безнең турыда уйлаган, борчылган һәм безгә теләсә нинди ысуллар белән ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Район башлыгына безне күрергә үзе килгәне өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Ярмәкәй районының барлык авыл җирлекләре башлыкларына да битараф булмаганнары һәм уртак җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт», — диде «Клен» позывнойлы яугир.

«Свит» исә килгән агач материаллары өчен рәхмәт әйтте. Салават Юлаев исемендәге батальонның «Том» позывнойлы яугире техника өчен рәхмәт җиткерде. 

«Нива» автомобилен алдык! Техника бик яхшы хәлдә. Ярдәм бик сизелерлек. Беләбез, йөкләрне китерү кайчак реаль куркыныч белән бәйле. Мин хәтта куркыныч эш дип тә әйтер идем. Ләкин сез безгә ярдәм итүегезне дәвам итәсез. Безгә бу хезмәтебезне җиңеләйтә. Бергә җиңәрбез», — дип басым ясады «Том».

Фото: Ярмәкәй районы хакимияте матбугат хезмәте.

Ярмәкәй районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм илткән
Ярмәкәй районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм илткән
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас