Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
26 февраль , 22:57

Иң зур бәхет - яшәү!

"БПЛА - сугышта иң мөһим корал", - ди СВО ветераны Илгиз Ахунов.

"БПЛА - сугышта иң мөһим  корал", - ди СВО ветераны Илгиз Ахунов.

Илгиз Ахунов  Караидел районы Каенчак авылында туып-үскән. Ул авыл бүген юк инде. Каенчак батыр уллар үстергән авыл. Тик, картәтиләреннән аермалы буларак, яуларда кыюлык күрсәткән, яраланып кайткан улларын көтеп алыр авыл да, кадерләп сәламләр, кул биреп күрешерлек  авылдашлар да калмаган. Кайларда гына төпләнмәгән бүген Каенчак уллары, кызлары?..

СВО ветераны  Илгиз Фәнүр улы  Михайловка авылында  ипотекага фатир алып, гаиләсе белән көн итә. Нәкъ 45 көн була ул яуда. Бер пуля бөтен язмышын хәл итә!  Ләкин Илгизне бу хәл сындырмаган. Билгеле сәбәпләр белән тибеп тимер өзә алмаса да, тормышны элеккечә дәвам итә, эшли, ике баласы, хатыны Альбина Риф кызы белән  киләчәккә якты хыяллар  корып яшиләр. Ә бит бөтенләй башкача булуы да ихтимал иде...

Илгиз 1987 елда туган. Димәк, әле аңа 40 та юк. Мәктәпне тәмамлагач Уфада заводка эшкә урнаша. Мәскәү янында Реутовода эчке гаскәрләрдә армия хезмәтен үтеп кайта.

Илгиз авыр эштән курыкмаган, корыч белән дә, агач белән дә оста эшли торган ир-егет була. Ковид үзәкләрен күп төзи ул.  2013 елда Мәләвездә туып-үскән Альбина белән гаилә коралар. Шунда төпләнеп яшиләр. Уллары Шамил, кызлары Линага матур тәрбия биреп, чын кешеләр булсыннар дип акыллы сабак биреп үстерә балаларын яшь гаилә. Нәкъ 4 ел элека Илгиз вахта ысулы белән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә эшләгән була...

Доброволец

Көннәрдән-беркөнне Илгиз Альбина янына кайта да, үзенең карары турында белдерә. Яшь хатынның йөрәге убылып төшә... Күз яшьләре, ялвару, ялыну, үгетләү – болар барысы да урынсыз була. Илгизнең карары ныклы!  Ир-егет 2022 елның август башында инде Краснодарда була. Ул “Вагнер”белән дүрт айга контракт төзи.

– Өч атна Молькино хәрби полигонында хәрби әзерлек үттек.  Беренче атнада – аңлату, укыту, икенче атнада – кабатлау, өченчесендә әзерлекне җитди тикшерү булды.  Ашату, киендерү, тәэминат яхшы иде. Кемнәрдер зарланды, мин андый хәлгә дучар булмадым, арытаба да  бар да яхшы булды, – ди Илгиз.

“Вагнер”, дигәч, шикләнеп куйдыгызмы? Мин дә тыныч кына кабул итмәдем егетнең бу хәбәрен. Әмма контракт буенча җыйган бу частьләрдә үз теләге белән СВОга кушылучы егетләр була. Ә катлаулырак язмышлылар аерым урында әзерлек уза. Ә инструкторлар утны-суны кичкән чын каһарманнар була.

– Әзерлек армия хезмәтеннән нык аерылып торды.  Алгы сызыктан җәрәхәтләнеп кайткан яугирләр –  кем акчасын, кем документларын алырга килә  иде. Кайсысы аяксыз, кем кулсыз, дигәндәй. Алар белән күзгә-күз очрашкан кайберәүләрдә алгы сызыкка бару теләге бетте. Алар шунда ук контрактны өзеп, кайтып киттеләр.  Мин калдым. Кем нинди якка оста, физик көченә, сәламәтлегенә, җитезлегенә, зирәклегенә карап әзерлек төркемнәренә  бүлделәр. Хәтта Луганскига барып җиткәч тә һәркем белән аерым сөйләшеп, рухи әзерлекне тикшерделәр.  Кыюлыгы җитмәгәннәрне җиңелрәк, куркынычсызрак эшкә куштылар. Август ахырында мин хәрби заданиегә барырга әзер идем инде.

Авыр моментлар булмады. Психлологик яктан да авырлык тоймадым.  Сугышта төрде хәлләр, төрле кешеләргә тап буласың. Кайбер  егетләр кулларына акча эләккәч тә 200 000 сумлык киенеп- ясанып та куйдылар. Әмма сугыш кырында ул мөһим түгел шул, анда башка кыйммәтләр өстен.  Хәлләр аңлатып кына бирерлек булмый...

Без Попаснаяга барып урнаштык. Ул тулысынча җимерелгән шәһәр иде. Бик каты зыян күргән.  Взводларга бүлделәр. Кемдер шул ук көнне задание белән китте.  Аннан Бахмут янындагы Покровскоега күчтек. Мин яшьтән сунарчылык белән мавыга идем. Актүш белән Актырнак исемле этләрем дә бар иде. Суер, үрдәк, куян, көртлек кебек вак-төяк аулый идем – штурмлау отрядына эләктем.

Беренче заданиедә

Алдан әзерлек, инструктаж үтелде. Автоматка җитәрлек магазиннарны, барлык кирәк-яракны тутыргач, 50 кг лап йөк тупланды. Манма тиргә баттым (аннары  иң мөһимнәрен генә алырга өйрәндем).

Алгы сызыкка барып урнаштык. Без алты егет идек. Утны-суны кичкән дүрт яугир безне ышыклап, арткырак позициягә куйдылар. Без ул көнне барыбыз да исән чыктык. Атыш та булмады. Дошман белән  50метр арада утырдык. Ул көнне танклар, артиллерия, көне буе дигәндәй, штурмга әзерләнеп, тирә-якны утка тоттылар. Штурмга әзерлек барса, дошман да белә, ике як та әзерләнә. Шуңа бу хәлләр безне дә җитди алышлар көтә дигәнне аңлата иде...

...45нче көн

Бу көнне мин беркайчан да онытмам. Ул минем язмышымны икегә бүлде.

Алдагы көнне кичкә катлаулы алышлар белән проблемалы участокны  алдык. Ачык басу аша  үтеп, иңе 70 метрлап, траншеяларга барып керергә тиеш идек. Кичке 5ләрдә без аны кичтек, посадка исән иде. Посадка исән булгач, монда алышлар булмаган дигәнне аңлата. Дошман ягы траншеяларны ташлап кына качкан. Миналар да куймаганнар, бик ашыкканнар. Без анда барып кердек. Менә шунда квадрокоптерлар белән 1,5 сәгать дәвамында  безне утка тоттылар. Өч егет яраланды, берсә һәлак булды. Икенче көнне 800 метрга алга бардык. Бу Т-формасындагы юл киселеше иде.  Бик катлаулы участок иде ул. Квадрокоптер күзәтеп кенә йөри.  Әмма бу вакытта  СПГ,  артиллерия безне ышыклап торды. Тиз генә окоплар чокып яттык.

Иртән каршы як утка тота башлады. Алыш вакытында  пулеметтан чыккан пуля тиде. Мин аны башта аңламадым да. Ток суккан кебек булды, авырту ике аякны да өтеп алды. Аннан соң да 10 метрлап йөгереп уздым әле. Шунда сул аяк “отказал”. Бер пуля ике аякны да тишеп чыккан иде.  Ул сул аякта нерв төенен теткәләгән шөкер, сөяккә тимәгән. Адреналин белән авыртуны сизмәгәнмендерме,  белмим. Аңны югалтмадым. Артерия теткәләнгән иде, кан күп югалттым. Шул вакытта хәл авырайганын тойдым, күз күрми башлады, “ә” дигәнче каршыдагы посадка “юк булды”... 

...Луганскида госпитальдә аңыма килдем. Аяк юк иде инде...  2 көннән Роставка озаттылар. Шунда башка яудашлар да килеп җиттеләр... Кемнәрдер ятып калган иде. Хәлемне белдереп, гаиләмә инде Мәскәүдән госпитальдән хәбәр юлладым...

Илгиз алгы сызыктан Альбинага ике атнага бер шалтыратп, сәлам җибәреп тора. Аның кайдалыгын хатыны белән әнисе генә белә. Төннәрен күзенә йокы кермәгән хатын бу юлы иреннән озак хәбәр булмагач, аеруча хәсрәткә бата.

Шул ук Илгиз ул, үзгәрмәгән...

Ике ай дигәндә җәрәхәте төзәлеп, 4 декабрь көнне Илгиз госпитальдән чыга. Март ахырында Петербургка барып, уңайлы протез куйдыралар.  Госпитальдән соң бүләкләрен, акчасын алып кайталар.  Илгиз Ахунов куркаклар затыннан түгел. Шул вакыт эчендә 8 бүләккә лаек була. Аларның берсе “Орден мужества”, икенчесе “ Шәйморатов ордены”, үзе хезмәт иткән компаниянең кара тәресе дә бар. Бүген ул хәрби пенсиясеннән ипотека түли, таксида эшләвен дәвам итә. Альбина белдерүенчә, Илгиз шул ук сабыр, киләчәккә ышанычын югалтмаган, матур күңелле, көләч кеше. Ул күргән авырлыкларны ирләрчә кичергән һәм рухи халәте дә элеккечә матур килеш калган. Әмма, “кары китә бозы кала”, дигәндәй, бар да алай эзсез үтәме икән?

– Иң авыры аякны югалткач булды, – ди Илгиз. – Бер пуля һәм  аяк юк. Әмма төшенкелеккә бирелмәдем, максат – аякка басарга, тулы тормышка кайтырга иде. Кемгәдер үпкәләргә дә урын юк, бу юлны үзем сайладым. Иң зур рәхмәт–  яулашларыма. Сугыш кырында ике кешедән артык җыелу тыела, дошманга шәп мишень буласың. Мине носилкага салып, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, алып чыктылар, табибларга тапшырдылар. Аларның ярдәме белән мин бүген яшим. Менә ул кешелекнең матур үрнәге.

Бәхетле көн

– Сугышта һәр көн соңгысы кебек.. Исән калган һәр көн бәхетле, – ди Илгиз.– Бермәлне бер кешелек кенә  окоплар чокып урнаштык. Аркылы чыбыклар салып, яңгыр үтмәсен өчен полиэтиленнан түбә дә ясап куйдым.

Янәшәдә казылып бетмәгән окоп, ул егетне штурмга җибәрделәр дә, эше ярты юлда калды. Үзе яраланган һәм бу урынга кире килмәде. Ә без аны күмгәләп, эзне югалтып куя алмадык. Кичкә яңгыр тамгалый башлады. Квадрокоптерлар очып йөри, һәр ноктаны сканлыйлар... Караңгы төшкәндә чыгып, үземнең әйберләрне окопка алып ташлап, керергә генә әзерләнгән идем –“прилет”. Алдарак шартлаган снаряд дулкыны минем окоп түбәсен дә актарып ташлады, агачлар сынып төште, күздән утлар күренде... Ачу килде инде. Яңгыр ява башлады, ә минем окоп түбәсез калды... Анысы бер. Ә менә  окопта булсам, кем белә... Сугышта бер секнуд та язмышны хәл итә.

Монда кайткач, “Фонд защитников Отечества” үз канаты астына алды. Үземә дә, гаиләмә дә һәрдаим ярдәм тоеп яшибез. Социаль координатор юлламасы буенча “Абилимпикс” чемпионатында катнаштым. Шунда без БПЛА белән якыннан таныштык. Пилотсыз очкычлар СВОда иң мөһим корал. Башта бездә алар разведкада да юк иде. Ә бүген ансыз булмый. БПЛА белгечләре алгы сызыкта утырмый, алар яшерен эш итә. Уен приставкаларында уйнап үскән егетләр бүген алар белән бик җиңел идарә итә,– диде Илгиз.

Бүген заман чын ир-егетләрне сыный. Каенчак чирәмнәрендә аунап үскән Илгиз ут эчендә йөреп кайтса да, үзе булып калган. Тормыш дәвам итә. Иң мөһиме шул!

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас