

Бөре районыннан булган Александр Доставалов исемендәге ирекле батальон хәрби хезмәткәре Владимир Яковлев МХО зонасындагы хәрби бурычын үтәгән вакытында батырлык күрсәткән.
FPV-дроннар һөҗүме вакытында сугышчылар белән автомобиль шартлатылган. Яралануга һәм кабат һөҗүм куркынычы булуга карамастан, Владимир авыр яраланган иптәшенә ярдәм күрсәтә, жгут сала һәм аны хәвефсез зонага алып чыга ала.
Күрсәткән батырлыгы һәм хезмәттәшен коткарганы өчен Владимир Путин Указы белән ул Суворов медале белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хезмәт турында сораулар туса, 122 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.