

“Ватанны саклау”, “дәүләт иминлеге”, “армия хезмәте – изге бурыч” дигән төшенчәләрне күңелләребезгә сеңдереп үскән буын вәкилләре без. Балаларыбызга да шушы асыл сүзләрнең мәгънәсен аңлатып үстерергә тырыштык. Әлеге вакытта бу сүзләр аеруча актуаль, чөнки дөньялар бүген дә тыныч түгел – ир-егетләребез ил иминлеге өчен көрәшә.
Төрле заманнарда барган сугышлардан аермалы буларак, бүген егетләребезгә яңа төр корал – пилотсыз очучы аппаратлар (БПЛА) – дроннар белән алышырга туры килә. Шунлыктан илдә, шул исәптән республикада да БПЛА операторлары әзерләү ихтыяҗы туды.
Шушы көннәрдә без, “Өмет”челәр, БПЛА операторларына ир-егетләрне сайлап алу пункты - “Защитник” үзәгендә булдык. Ни өчен ир-егетләр дибез, чөнки бу хезмәткә әлегә хатын-кызларны алмыйбыз, дип аңлаттылар безгә.
“Защитник” үзәге үткән елның октябрь уртасында “Черемушки” шифаханәсе базасында ачылды. Контрактчыларга тулы бер корпус бирелде: монда медкомиссия дә, “кәгазь” мәсьәләләрен дә хәл итеп була, булачак операторлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала, ашханә дә шушында ук.
Урамнан иркен залга килеп кергәндә үк ныклы җанлылык күзгә ташлана: беренчедән, бирегә килүче егетләрнең сумка-рюкзакларын карап кертәләр. Алкоголь, кадаучы-кисүче әйберләрнең булмаска тиешлеге көн кебек ачык. Аннары аларны шушында ук рәт-рәт тезелеп киткән өстәлләр артында хәрби белгечләр көтә. Сораштырулар, документларны барлау, аңлатулар, анкеталар тутыру – барысы да үз җае белән бара.
Безне “Защитник” сайлап алу үзәге офицеры, лейтенант Алмаз Рамил улы Абдрахманов каршы алды. Килүебезнең максатын аңлаткач, лейтенанттан “БПЛА операторы булу өчен ир-егетләр нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?” дип сорадык.
- БПЛАоператоры – җаваплыһәм катлаулы бурыч. Дрончылар үзләре әйтүенчә, “коптер белән идарә итү уен гына” дип уйлау – ялгыш фикер, - диде ул безгә. - БПЛА операторы кискен, җаваплы мәлдә барлык гамәлләрне төгәл һәм ышанычлы үтәргә тиеш. Моның өчен игътибарны туплый белү, борчылмау мөһим. Операторинженерлык күнекмәләренә ия булырга, физика һәм программалаштыруны яхшы белергә, шулай ук карарларны тиз кабул итә белергә тиеш.Бер кешенең генә түгел, ә тулы бер команданың эше.
"Защитник" үзәгенең барлык инструкторлары хәрби һәм инструкторлык тәҗрибәсенә ия, РФ һәм башка илләрнең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. Эшләү дәверендә бик зур методик материал тупланган.
Алмаз Рамил улы аңлатуынча, булачак БПЛА операторларына конкрет таләпләр куелган – ир-егетләр 18 яшьтән 45 яшькә кадәр булырга тиеш. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, 18-35 яшь аралыгында булганнар – БПЛА операторлары итеп, 45 яшькә кадәр булганнар техник персонал буларак сайлана. Болар – водительләр, саперлар, инженерлар, поварлар.
Тагын бер таләп – егетләрнең хөкем ителмәгән булуы. Булачак кандидатлар җинаять җаваплылыгына тарттырылмаган, ягъни “чиста” булырга, медицина күрсәткечләре буенча хәрби хезмәткә яраклы булырга тиеш. Армия хезмәтен үтеп килүчеләрне дә, солдат шулпасын тәмләп карамаганнарны да, әйтик, студент егетләрне, “Защитник” сайлап алу пунктында теләп кабул итәләр. Иң мөһиме – ир-егетләр таләпләргә туры килергә тиешләр. Кызларны, югарыда әйтүебезчә, әлегә кабул итмиләр.
Сайлап алу этабын үткәч, егетләрне приказ белән РФ Оборона минисрлыгының төрле төбәкләрдә урнашкан укыту үзәкләренә юллыйлар. Алмаз Рамил улы әйтүенчә, БПЛА операторына укыту ике ай чамасы икән.
- Башкортстан пропискасы булу-булмавы мөһимме? – дип сорадык.
- Юк, прописка роль уйнамый – безгә егетләр икенче төбәкләрдән дә киләләр, - дип аңлатты ул. – Хәрби хезмәткә, контракт төзергә дип килгән студент егетләр бар: аларның очрагында уку йорты җитәкчелеге егетләрне я читтән торып укуга күчерә, я академик ял рәсмиләштерәләр. Хезмәттән кайтач, укуларын тәмамлап куялар.Түләүле уку йортында укыганнарны бюджет нигезендәге укуга күчерәләр.
Менә шулай, “Защитник” сайлап алу пунктына килгән егетләр бер көн эчендә медкомиссия үтеп, анализлар тапшырып, психолог һәм башка белгечләрдә булып, хәрби хезмәткә яраклы дип табылсалар, контрактка кул куялар һәм икенче көнне приказ белән уку үзәгенә җибәреләләр.
Икенче бер бүлмәдә анкеталар тутырып утырган егетләр янына кереп исәнләшеп тә чыктык әле: егетләрнең берсе - Уфадан, икенчесе Новосибирскийдан килүе турында әйтте. “Үзебез теләп, илдәге хәлне аңлап, хәрби хезмәткә алынырга дип килдек”, диделәр алар.
- Пилотсыз очучы аппарат гаскәрләре системасына сайлап алынган ир-егетләр махсус контрактка кул куялар – бу хакта ассызыклап язуыгызны үтенәм, - диде безгә әңгәмә азагында Алмаз Рамил улы. – Эш шунда – гади подразделениеләргә баручы ир-егетләр, әйтик, бер елга контракт төзиләр һәм аларның хезмәте мобилизация беткәнче дәвам итә. Ә пилотсыз система гаскәрләрендәге контрактта махсус кушымта бар. Анда “хезмәте тәмамлангач, хәрби увольнениегә хокуклы” диелгән. Ягъни бер елдан соң ул я увольнениегә китә, теләге булса – хезмәтен дәвам итә ала. Тагын бер мөһим моменты бар – БПЛА систмасындагы хәрбиләрне штурм подразделениеләренә тәгаенләмиләр.
Менә шулай, илебез киләчәген, илебез иминлеген тәэмин итәчәк егетләребезне – булачак БПЛА операторларын сайлап алу пунктында булып кайттык. Аларның йөзләре тыныч, ныклы бер карарга килгән күзләрендә – уйчанлык, җаваплылык һәм тәвәкәллек. Имин йөрегез, егетләр.