Хәрбиләрне якыннары һәм туганнары белән бергә башкаланың Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Надежда Чубараева һәм Уфаның Киров, Ленин районнары хәрби комиссариатының бүлек начальнигы майор Егор Егимов озатты.
Моңарчы, Аскын якларыннан булган «Фаза» позывнойлы яугир якташыбызны Русия Президенты Владимир Путин Указы белән «Батырлык өчен»медале белән бүләкләнгәннәре хакында хәбәрдар булган идек.
Ил-көн иминлеге һәм тынычлыгы сагында торучыларга уңышлар һәм исән-имин якыннары янына кайтуларын телик.
Фото: Совет районы хакимиятенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.