Сезнең яклауны һәм саклауны гомер буена сизәбез

Башкортстанның Колонналар залында Ватанны саклаучылар көне алдыннан  “Ватанны саклаучылар әтисе” медале тапшырдылар.

Сезнең яклауны һәм саклауны гомер буена сизәбезСезнең яклауны һәм саклауны гомер буена сизәбез
Сезнең яклауны һәм саклауны гомер буена сизәбез

Башкортстанның Колонналар залында Ватанны саклаучылар көне алдыннан  “Ватанны саклаучылар әтисе” медале тапшырдылар. Җәмәгать наградаларына чын геройлар тәрбияләгән 16 ир-ат лаек булды.

Бу награданы Русия халыклар ассамблеясының төбәк бүлеге һәм “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалы оештырган.

Тантанада төп игътибар актив җәмәгать эше белән шөгыльләнгән, СВО ветераннарына һәм анда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән, уллары махсус хәрби операциядә булган әтиләргә булды.

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина гаиләдә патриот тәрбияләүдә әти кешенең роле бәяләп беткесез булуын ассызыклады.

  • Үзенә ышанган ирнең артында аңа беренче булып ышанган әтисе тора, - диде ул. – Гаиләдә уллар һәрвакыт әтиләрен герой итеп саный, әтиләр үзләренең улларына зур ышаныч белән бага. Әти кешенең күз яшьләре белән курку хисен без беркайчан да күрмибез. Әмма аларның яклавын, саклавын гомер буена сизәбез. Бүген безнең белән чын геройлар – Ватан сакчыларын тәрбияләгән әтиләр. Без сезгә зур рәхмәт хисләрен белдерәбез.

Чара легендар 112 нче Башкавдивизия командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчкә салу белән тәмамланды.  

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас