Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
18 февраль , 19:09

“Квадрокоптерлар иң кирәкле позицияләрнең берсе”

   Шулай ди Артур.                       

“Квадрокоптерлар безнең сугышчыларда иң кирәкле позицияләрнең берсе”
“Квадрокоптерлар безнең сугышчыларда иң кирәкле позицияләрнең берсе”

Квадрокоптер һәм тепловизор МХОга мобилизацияләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен республика Журналистлар берлеге җыйган акчаларга сатып алынды.

   Мондый җыем узган елның октябрендә башланып киткән иде. Матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Учев бу башлангычны хуплады һәм хезмәттәшләрен һәм төбәк халкын үз өлешләрен кертергә өндәде. "Халык фронты" хәйрия фонды хәлиткеч өлеш кертте.

   "Квадрокоптерлар безнең сугышчыларда иң кирәкле позицияләрнең берсе булып кала. Мондый җиһазларга запрослар безгә көн саен диярлек килә. Бәясе югары булуга карамастан, бу асылда чыгым материалы: кыр шартларында техника тиз сафтан чыга. Әмма нәкъ менә дроннар сугышчан бурычларны үтәргә ярдәм итә, подразделениеләрнең иминлеген арттыра һәм безнең егетләрнең гомерләрен саклап кала», - диде Башкортостан Республикасында «Халык фронты» башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин.

 

   "Дошман йокламый. "Кошчыклар" безнең һавада даими эленеп торырга тиеш. МХОда алар безнең күзләребез, бигрәк тә элемтә булмаган шартларда, - дип уртаклаша Артур. – Уфадагы хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз. Һәрвакыт җиһазлар һәм башка кирәкле әйберләр сатып алу турындагы үтенечләргә уңай җавап бирәләр. Вакыт-вакыт үзләре киләләр. Журналистлар берлеге алгы сызыктагы барлык коллегаларына ярдәм итә".

Фото: resbash.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас