

Район хакимияте инициативасы буенча махсус хәрби операция сугышчылары сораган бөтен нәрсә кергән зур йөк җыя алганнар. Яугирләр хәзер Запорожье өлкәсе, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә хәрби бурычларын үтиләр. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре дә зур ярдәм күрсәткәннәр. Ярты миллион сумга якын алар төзелеш материаллары һәм төрле инструментлар сатып алганнар: бензопычкыдан алып шуруповертларга кадәр. Аннары тагын дүрт генератор һәм дизель автоном җылыткыч. Район штабына халыктан кергән акчага шулай ук дроннар өчен сигнал көчәйткеч, күп функцияле зарядка җайланмасы, челтәр җиһазлары өчен кабель сатып алганнар.
Гуманитар йөкне район администрациясе башлыгы урынбасары Равил Арсланов, эшләр идарәчесе Филүс Ибраһимов һәм волонтер Наил Мөхәммәдиев озатып йөрде.
— Көн төн белән буталып алмашынды, арытты, әмма сугышчыларыбызның посылка көтүен аңлау көч бирде. Без бу йөкне китерергә тиеш идек, һәм без аны китердек, — дип сөйли Равил Арсланов.
Ярмәкәй районы солдатларыбызга ярдәм итәргә тәвәккәллеген тагын бер кат раслады, алар иңнәре артында ышанычлы тыл булуын белергә тиешләр.
— Безнең хәрби хезмәткәрләр, дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл иткәндә, якташларының үзләрен хәтерләүләрен, борчылуларын һәм хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын сизәләр. Бу хис аларга алгы сызыкта көч һәм ышаныч бирә. Без сугышчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларны җиңү белән өйләренә кайтып көтәбез, — дип ассызыклый район хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров.