“Дөньяда беренче дроннар сугышы”

Белгечләр махсус хәрби операцияне шулай дип атады.

https://ric.mil.ruhttps://ric.mil.ru
Фото:https://ric.mil.ru

Махсус хәрби операция башланганда, сер  түгел, Русия армиясе пилотсыз очкычлары белән мактана алмый иде. Көнбатыш белгечләре безнең дроннар яхшылар исемлегендә хәтта беренче унлыкка да керми дип оран салды. Килешәсе килмәсә дә, бу хакыйкать иде.

МХОның беренче елы ук сугыш кырында дроннар хакимлек итүен раслады. Безнең конструкторлар һәм оборона инженерлары запаста яткан һәм тузанлана башлаган модельләргә ашыгыч рәвештә “җан өрә” башлады. Яңа эшләнмәләр әзерләнде, сыналды. Алай гына да түгел, белгеч булмаган энтузиастлар да дроннар ясау белән кызыксынды. Бүген инде беренче унлыкта мактаулы урыннарда торган дроннарыбыз бар.

“Тимер кош күзе”

Хәрби белгечләр МХОны “дөньяда беренче дроннар сугышы” дип атады. Тарихта беренче тапкыр солдатлар һәм офицерлар сугыш кырын уч төбендәге кебек күрү мөмкинлеге алды. Чөнки “тимер кош күзе” аша карап, дошманны юк итәргә була. Ә иң мөһиме – бу вакытта операторның гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф янамый диярлек.  Шуңа күрә МХОдагы дроннар сугыш тактикасын һәм хәтта хәрби хәрәкәтләр алып бару стратегиясен дә үзгәрттеләр.

Бүген пилотсыз очкычлар төрле гаскәрләрдә киң кулланыла башлады. “Без дроннарның мотоукчылар, танк, артиллерия һәм башка берләшмәләрдә актив кулланылуын күрәбез, – ди хәрби эксперт Алексей Леонков. – Хәзер һава оборонасына каршы дроннар актив үсә башлады, алар сугыш кыры өстендә яки тыл районнарында дошман БПЛАсын тоту өчен җавап бирә”.

Русия армиясенең танк бүлекчәләре дә пилотсыз очкычлар белән көчәйтелә. Танк батальоны ихтыяҗларыннан чыгып эш итәчәк дроннар аның сугышчан нәтиҗәлелеген күтәрәчәк һәм шәхси состав югалтуларын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный хәрби эксперт Юрий Лямин.

“Танк – зур ут көченә ия булган кыйммәтле машина. Ләкин ул бүгенге сугыш кырында бераз “йомшак” булып кала. Аңа разведка яки ут ачуны көйләү  өчен нәтиҗәле чаралар җитми. Шулай ук аларны һавадан тиз күреп алалар. Пилотсыз очкычлар бу проблемаларны хәл итә ала. Көчле оптикалы дроннар дошманны эзләү һәм утны төзәү белән шөгыльләнә алалар. Һава оборонасына каршы пилотсыз очкычлар танкка һөҗүм итүче дошман дроннарын тотып алырга мөмкин. Болар барысы да авыр машиналарның нәтиҗәлелеген һәм исән калу мөмкинлеген арттырачак. Идеалда һәр танк үзенең пилотсыз аппаратларын булдырырга тиеш”, – ди эксперт.

Бүген күп очракта гаскәрләрнең уңышы нәкъ менә пилотсыз системалар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге белән билгеләнә. Бурычларның 80 процентына кадәрен пилотсыз очкычлар үти, дип белдерде былтыр Русия оборона министры Андрей Белоусов. Нәтиҗәдә илдә “Пилотсыз системалар” дип аталган яңа гаскәр барлыкка килде. Һәм аларга контрактчыларны җыю башланды.

“Безнекеләр – яхшылар исәбендә”

Бу эшкә Башкортстан да беренчеләрдән булып кушылды. МХО зонасында БПЛА операторлары булып хезмәт итү өчен Башкортстаннан беренче иреклеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән дә инде. Беренче курсантлар укуларын узган елның декабренда башлаган. Хәзерге вакытта республикада иреклеләрнең яңа төркеме формалаша, ди республиканың контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе, подполковник Сергей Родинко.

Булачак операторларны ике ай әзерлиләр. Аларны укыту Оборона министрлыгының махсуслаштырылган полигоннарында уза.

“БПЛА операторларын пилотсыз системаларны куллануда зур тәҗрибәсе булган инструкторлар әзерли. Анда укытучылар бик яхшы, алар барлык нәрсәгә өйрәтәчәк”, – ди Сергей Родинко.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18дән 35 яшькә кадәргеләрне җыялар. Әмма өлкәнрәк кандидатураларны да карау мөмкинлеге бар. Алар БПЛА бүлекчәләрендә водитель, инженер, сапер һәм хәтта пешекче булып хезмәт итә алалар.

Офицер сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләре хәрбиләренә барлык булган ташламалар һәм гарантияләр карала. Әмма контрактта язылган аерым үзенчәлекләр дә бар. “Беренчедән, хезмәтне пилотсыз системалар гаскәрләренең хәрби вазифаларында гына узу мөмкинлеге. Икенчедән, уку-укыту. Өченчедән, МХО зонасында БПЛАны нәтиҗәле кулланган өчен 50 меңнән 500 мең сумга кадәр өстәмә матди түләүләр. Яңалык та бар – контракт тәмамлану белән хезмәттән китәргә мөмкин”, – дип аңлата ул.

Исегезгә төшерәбез: МХО зонасында хәрби хезмәткәрләргә дошманның коралын һәм хәрби техникасын юк итү яки кулга төшерү өчен түләүләр карала. Бу БПЛА операторларына да кагыла.

Мөгаен, күпләрне пилотсыз системалар гаскәрләренең хәвефсез булуы да җәлеп итәдер. Чөнки алар махсус операция шартларында да хәрби бәрелешләр чигеннән ерак тора.

“Бу гаскәрләр – штурм бүлекчәләре түгел. Безнең БПЛА операторлары башкачарак бурычларны үти. Алар разведка, теге яки бу ситуацияләрдә озата бару, мониторинг белән шөгыльләнә, – ди контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры, лейтенант Алмаз Абдрахманов. – Контрактчыларны әзерләгәннән һәм МХО зонасына күчергәннән соң түләүләр башлана. Алар 220 мең сумнан башлана. Моңа өстәп хәрби хезмәткәр Оборона министрлыгыннан 400 мең сум күләмендә һәм республикадан бер миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Хәрби уңыш БПЛА операторларының сыйфатлы эшләвенә бәйле. Шуңа сайлап алганда яшькә генә түгел, сәламәтлек торышына да карыйлар. Моннан тыш, ир-атлар һөнәри сайлап алу узачак. Шуны билгелисем килә: Башкортстан егетләре – БПЛА буенча иң яхшы операторлар исәбендә”, – ди Алмаз Абдрахманов.

Әйе, бездә инде күптән бу юнәлештә эш алып барыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гыйнвар ахырында Дәүләт Җыелышына Юлламасында да республикада дроннар эшләү мәсьәләсенә аерым тукталды.

Аның сүзләренчә, Башкортстан пилотсыз авиация һәм радиоэлектрон көрәш буенча компетенцияләр үзәкләренең берсенә әверелде. Төбәкләрнең “дронлаштыру” рейтингында беренче өчлеккә керде. Безнең предприятиеләр илдә беренчеләрдән булып пилотсыз очкычлар өчен FPV-дроннар һәм электр двигательләрен күпләп чыгаруны башлап җибәрде.

“Президент кушуы буенча төрле класслардагы гражданлык һәм хәрби дроннар җитештерәбез. Инженерларыбыз “Кыш Бабай” дип атаган авыр дрон очыш сынауларын узды һәм бүген инде безнең сугышчыларга ярдәм итә. Быел без төбәктә Фәнни-җитештерү үзәген ачарга планлаштырабыз. Анда, 20дән артык резидент компанияне берләштереп, пилотсыз очкычлар һәм аларның компонентларын җитештерүне арттыру күзаллана.

МХО зонасына соңгы ике елда барлыгы 10 меңнән артык дрон җибәрелде. 1 апрельдән гаскәрләргә БПЛА илтү күләмен 50 процентка арттырырга кушам”, – дип күрсәтмә бирде төбәк җитәкчесе.

Һәр уңыш артында – кеше

Шуны әйтергә кирәк: техника никадәр генә заманча булмасын, хәрби операциянең уңышы кешегә бәйле. Бу пилотсыз системалар гаскәрләренә дә кагыла.

“Махсус хәрби операция зонасында безнең БПЛА разведкада һәм дошманны ут белән тар-мар итүдә кулланыла. Әмма бурычны уңышлы үтәү хәрби хезмәткәрнең әзерлегенә бәйле. Оператор өчен, беренче чиратта, үзенә ышык урын әзерләү, аны яшерү, элемтә урнаштыру, интернетны сузу бик мөһим һәм шуннан соң гына алар эшли башлый”, – ди “Башкортостан” мотоукчылар полкы командиры урынбасары подполковник Мәҗит Байдәүләтов.

Аннары, әйтүебезчә, хәрби бурычны яхшы үтәүчеләр өстәмә акчага да өмет итә ала. Шуңа аларның әзерлек дәрәҗәсе керемгә дә йогынты ясый дияргә була.

“Безнең полкның БПЛА операторлары күнекмәләрен даими камилләштерә. Һәр расчет ким дигәндә ярты елга бер тапкыр махсус үзәкләрдә квалификация уза, анда алар пилотсыз системаларның яңа төрләрен үзләштерә”, – ди белгеч.

Ә бүген аларның төрләре артып тора. Пилотсыз системалар гаскәрләре коптерлар һәм самолет тибындагы дроннар белән генә эш итми. Дошман белән көрәшү өчен пилотсыз система җирдә дә, суда да һәм су астында да бар. Моннан тыш, роботлар да яңалык түгел. Мәҗит Байдәүләтов әйтүенчә, “Башкортостан” полкында җир өсте робот-техник комплекслары бар, безнең сугышчылар аларны хәрби бәрелешләр сызыгына азык-төлек һәм сугыш кирәк-яракларын илтү өчен кулланалар.

“БПЛА бүлекчәләрендә хезмәт итү өчен яңа хәрбиләрне сайлаганда өстенлек, әлбәттә, яшьләргә бирелә. Әмма һәр кагыйдәдә искәрмә була, диләр. Мәсәлән, беренче дрончыларым турында әйтәсем килә. Алар Русия Герое Александр Доставалов исемендәге легендар башкорт батальоны составында 2022 елда ук минем белән бергә МХО зонасына керде. Ул вакытта аларның уртача яше 30дан узган иде. Һәм аларның күбесе бүген дә бу өлкәдә хезмәтләрен дәвам итә”, – ди Мәҗит Байдәүләтов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас