Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
13 февраль , 22:45

Башкортстан барсына да үрнәк

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов Башкортстан хакимиятенең СВО ветераннары Ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлек системасын югары бәяләде, аны үрнәк һәм башка төбәкләргә тарату өчен яраклы дип атады.

Башкортстан барсына да үрнәк
Башкортстан барсына да үрнәк

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов Башкортстан хакимиятенең СВО ветераннары Ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлек системасын югары бәяләде, аны үрнәк һәм башка төбәкләргә тарату өчен яраклы дип атады. Бу хакта ул Уфада старт алган махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Бөтенроссия җыеннарында хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округы төбәкләренә инде 30 меңгә якын демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучы кайткан. Аларның 70 проценттан артыгы эшкә урнаштырылган, 80 проценттан артыгы диспансеризация узган. Округ субъектларында 4800 дән артык кешене берләштерүче Ассоциация бүлекләре эшли. Александр Тихонов ассызыклаганча, ветераннар һәм аларның фикердәшләре иҗтимагый тормышта актив катнашалар: геройларга багышланган мәктәп музейлары булдыралар, хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнәләр, фронт яны территорияләренә гуманитар миссияләр оештыралар, инвалид ветераннар өчен спорт командалары төзиләр һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыралар. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда төзелгән модель системалылыгы һәм идарә вертикаленә нәтиҗәле интеграциясе белән аерылып тора. Аның сүзләренчә, төбәк ассоциациясе җитәкчесе республика башлыгының ярдәмчесе булып тора, хакимият структурасына керә һәм карар кабул итү механизмнарын төгәл ориентлаша, бу исә эшкә өстәмә нәтиҗәлелек һәм координация бирә.

Фото: "Башинформ".

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас